Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Экспортка ярдәм үзәге Татарстандагы кече һәм урта эшкуарлык субъектларының Үзәк һәм Көнчыгыш Европада ел саен үткәрелә торган «Construma 2020» төзелеш материаллары, җиһазлары һәм технологияләре сәнәгате казанышларының махсуслаштырылган күргәзмәсендә катнашуын оештыра. Күргәзмә 7-11 октябрьдә Будапешт шәһәрендә узачак.
Үзәк Татарстан экспортерларын бердәм коллектив экспозициядә катнашырга чакыра. Дөнья дәрәҗәсендәге күргәзмәдә катнашу эшкуарлар өчен үз продукциясе турында сөйләү һәм бөтен дөнья буенча клиентлар һәм партнерлар табу мөмкинлеген ача.
Катнашуны раслау өчен, 21 сентябрьгә кадәр Экспортка ярдәм үзәгенә түбәндәге мәгълүматларны җибәрергә кирәк:
- компаниянең исеме;
- компаниянең ИНН;
- элемтә өчен телефон һәм фамилия, исем, ата исеме;
- урнаштыру планлаштырыла торган күргәзмә үрнәкләре турында кыскача мәгълүмат.
Экспортка ярдәм үзәге күргәзмә мәйданын арендага бирә, стенд төзи, тәрҗемәче хезмәтләре өчен, үз чиратында, эшкуарга күргәзмә үрнәкләрен күчерү, яшәү һәм ташу буенча чыгымнарны түли. Катнашу өчен гамәлдәге визаның булуы мәҗбүри шарт булып тора.
Катнашу өчен гаризаны түбәндәге электрон адрес буенча җибәрергә мөмкин: tatexport@yandex.ru яки +7 (967) 011-61-16 (WhatsApp)