Федераль салым хезмәтенең төбәк идарәсе мәгълүматларына караганда, республика эшкуарларыннан һәм социаль юнәлешле коммерциясез оешмалардан профилактик чаралар үткәрүгә бер тапкыр бирелә торган субсидия алу өчен барлыгы 9 491 гариза бирелгән, 360,4 млн сумлык субсидия түләнгән. Тулаем алганда, ил буенча 293 меңнән артык оешма һәм шәхси эшкуар 11,6 млрд. сум күләмендә субсидия алган, аларда 1,3 млн. кеше эшли.
Исегезгә төшерәбез, турыдан-туры субсидияләр бирү программасын гамәлгә ашыру агымдагы елның 17 августына кадәр 15 июльдә эшләтеп җибәрелде. Субсидияне мәгариф һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә коммерциясез оешмалар, шулай ук классификацияләнгән тау чаңгысы трассалары, пляжлар һәм кунакханәләр (аларның номер фонды 100 номердан артмый) бердәм исемлегенә кертелгән яисә түбәндәге тармакларда (ярдәмне бары тик төп ОКВЭД буенча гына алырга мөмкин иде): физкультура һәм спорт, кунакханә хуҗалыгы, җәмәгать туклануы, көнкүреш хезмәтләре, өстәмә белем бирү өлкәсендә эшчәнлек башкара торган КУЭ алган. Татарстанда турыдан-туры ярдәм алу таләпләрен канәгатьләндерүче оешмалар һәм шәхси эшкуарлар саны – 11,5 мең.
Шул ук вакытта компанияләр коронавирус йогышын профилактикалауга юнәлтелгән чаралар үткәрергә: килүчеләрнең һәм персоналның температурасын үлчәтергә, Роспотребнадзор нормаларында билгеләнгән социаль дистанцияне тәэмин итәргә, хезмәткәрләргә индивидуаль саклану чаралары бирергә, ә килүчеләрне һәм клиентларны антисептиклар белән тәэмин итәргә тиеш булды.
Субсидия күләме түбәндәге формула буенча билгеләнгән:
- Компанияләр өчен – фиксацияләнгән түләү 15 мең сум, шулай ук һәр хезмәткәргә 6,5 мең сум (2020 елның май ае мәгълүматлары буенча).
- Шәхси эшкуарлар өчен – һәр хезмәткәргә 6,5 мең сум (2020 елның май мәгълүматлары буенча) һәм шәхси эшкуарның үзенә 15 мең сум.
- Эшчеләре булмаган шәхси эшкуар өчен – эшкуарның үзенә 15 мең сум.
Программаны гамәлгә ашыру эшкуарларга эшлекле активлыкны нормальләштерү вакытында профилактик чаралар үткәрү өчен кирәкле чараларны сатып алганда шактый күләмдә экономияләргә мөмкинлек биргән.