ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды Татарстанның 100 укучысы өчен бизнес-лагерьга бушлай килергә һәм республика бизнесын алып бару экспертларыннан эшкуарлык эшенә өйрәнергә мөмкинлек ача.
2020 елның 12 октябреннән 26 октябренә кадәр, көзге каникул вакытында, Татарстанда 14-17 яшьлек балалар өчен эшкуарлык буенча 2 атналык онлайн-лагерь оештырылачак. Аның нәтиҗәләре буенча иң актив укучылар республиканың шәһәр яны комплексларының берсендә 3 көнлек бизнес съездында катнашачак.
Барлык чаралар да заманча укыту методларын исәпкә алып оештырылган һәм хәзерге мәктәп укучыларында эшкуарлык компетенцияләрен үстерү максатында «уен аша өйрәтү»не күздә тота. Тематик мәгълүмати-белем бирү сменасы катнашучыларга ике этаплы белем бирүне күздә тота:
I этап: электрон платформада онлай рәвештә 14 көн эшләү;
II этап: 27-29 октябрь – 3 көн буенча актив эшләү һәм иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән катнашучылар өчен офлайн күңел ачу.
3 көн дәвамында укучылар бизнесның төрле өлкәләрендәге (маркетинг, сату, социаль челтәр, шәхси бренд һ.б.) экспертлар һәм эшкуарлар белән очрашачак һәм үз бизнесын булдыру һәм үстерү өстендә эшләячәк. Смена тәмамланганнан соң эксперт комиссиясе каршында бизнес-яклау узачак, анда катнашучылар үз идеяләрен тәкъдим итә алачак. Программада шулай ук кичке күңел ачу һәм спорт чаралары, уеннар, дискотекалар һәм отряд шәмнәре бар. Смена нәтиҗәләре буенча катнашучылар исемле сертификатлар алачак.
Чара «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты һәм «Эшкуарлыкны популярлаштыру» төбәк проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Теркәлү әлеге сылтама буенча: http://moibiz116lager.ru/
Барлык сораулар буенча: 8-903-314-50-27, Марат Рәхмәтуллин.