Татарстан эшкуарларының Республика маркетинг үзәге ресурсларындагы табышы 60 млрд. сумга кадәр арткан

2020 елның 11 сентябре, җомга

Бүген Республика маркетинг үзәге платформасында Татарстанның 3200дән артык тәэминатчысы эшли. Аларның күбесе республика башкаласы эшкуарларына туры килә. Бүген Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү планын гамәлгә ашыруга багышланган атналык киңәшмәдә РМҮ эше һәм җирле җитештерүчеләр продукциясенә ихтыяҗны стимуллаштыру турында сөйләштеләр.

Маркетинг үзәгенең кураторы – Дәүләт заказы агентлыгы. Агентлыкның генераль директоры Яков Геллер киңәшмәдә Үзәкнең сәүдә ресурсларында бүген бөтен республикадан эшкуарлар тарафыннан эшчәнлек алып барылуы хакында билгеләп үтте. Тәэминатчыларның күбесе Казаннан, алар тарафыннан РМҮ ресурсларында алынган табыш күләме якынча 44 млрд.сум тәшкил итә. Башкаладан тыш, ресурс мөмкинлекләрен Саба, Теләче һәм Актаныш районнарындагы тәэминатчылар да актив куллана.

Үз чыгышында Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы генераль директоры районнарны, муниципаль берәмлекләр территориясендә урнашкан предприятиеләр һәм «бюджетныкы булмаган» башка заказчылар белән, мондый заказчыларга кирәкле продукцияне РМҮ ресурсларында сатып алуларны урнаштыру буенча эшне тагын бер кат активлаштырырга чакырды.

«Республика маркетинг үзәге – төбәк, Россия һәм халыкара базарларда Татарстан товар җитештерүчеләре продукциясен алга этәрүгә юнәлдерелгән уникаль ресурс», – дип билгеләп үтте ул. Маркетинг үзәге инструментлары, инде эшләүче электрон мәйданчыклардан тыш, бөтен илнең иң эре сатып алучылары тарафыннан урнаштырылган заказлар турында мәгълүмат бирү системасын, укыту системасын, продукция тәкъдимнәре каталогын һәм җирле тәэминатчыларны сатып алуларда катнашырга этәрүче башка инструментларны үз эченә ала.

Моннан тыш, РМҮ сатып алу модуле намуслы көндәшлекле мохитне үстерү инструменты булып тора. Ул, тотрыклы керем алучы партнерлар белән тигез шартларда сатып алуларга юл куеп, эшкуарларның мөмкин кадәр күбрәк керемен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International