Дәүләт һәм банк программалары кысаларында үткәрелгән реструктурлаштырулар COVID-19 пандемиясе аркасында кризисның иң кискен чорында, агымдагы елның икенче кварталында, күпчелек предприятиеләр эштән туктап калганда, гражданнарның керемнәре кимегәндә мөһим роль уйный. Татарстан Республикасында кредит оешмалары юридик затларның 16,3 млрд. сумлык 2127 кредитын реструктурлаштырган.
Искәртеп узабыз, Үзәк Банк пандемия аркасында килеп чыккан кризис вакытында банкларга финанс йөкләнешен киметергә, резервларны арттырмаска һәм физик затларга һәм предприятиеләргә кредит түли алу сәләтен торгызырга мөмкинлек бирде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 елның 1 июленә КУЭ субъектлары кредитлары буенча срогы чыккан бурыч өлеше 7,5% тәшкил итә. Бу ел башына караганда түбәнрәк, ул чакта әлеге күрсәткеч 8,5% булган.
Займнарны реструктурлаштыру пандемия чорында кече һәм урта бизнеска кирәкле беренчел чараларның берсе булды. Чара түләүләрдә кыенлык кичергән заемчыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Хәзерге вакытта реструктурлаштыру пандемиядән соң акчаны бизнесны үстерүгә һәм яңартуга, эшкуарның бурыч йөкләнешен вакытлыча киметүгә юнәлдерү мөмкинлеген бирә.
Реструктурлаштыруның дәүләт программаларыннан тыш, республикада кредитларны реструктурлаштыру буенча банк эчендәге программалар да эшли. Программада заемчы тарафыннан үз йөкләмәләрен үтәүне 6 айдан да артмаган вакытка туктатып торуны яисә ташламалы чор дәвамында түләү күләмен киметүне исәпкә алучы шартнамә шартларын үзгәртү каралган.
Шул ук вакытта заемчыга түләүне кичектереп тору хокукын биргәндә кредит килешүе буенча процент ставкасы артырга тиеш түгел, кредит каникулларын алу кредит тарихын начарайтмый. Эшкуарлар, шулай ук, кредит оешмасы Икътисадый үсеш министрлыгы программасында катнашса, банклар өчен федераль субсидияләр хисабына кичектерелгән бурыч суммасын киметүгә дә исәп тота ала.