Татарстан Республикасыннан кайбер эшкуарлар «Социаль предприятие» статусын алды

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Татарстанда 2021 елда социаль предприятиеләр исемлегенә керү өчен гаризалар һәм документлар кабул итү дәвам итә. Татарстанда кече һәм урта эшкуарлык субъектларын социаль предприятиеләр дип тану һәм тиешле исемлекне формалаштыру эшен республика Икътисад министрлыгы һәм аңа караган структуралар – Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм Социаль өлкәнең инновацияләр үзәге алып бара.

Әлеге статусны алу өчен документлар быелдан башлап, закон дәрәҗәсендә «социаль эшкуарлык» һәм «социаль предприятие» төшенчәләре беркетелү сәбәпле кабул ителә. Хәзер республикада социаль предприятиеләр исемлегенә 12 КУЭ субъекты кертелгән, аларның күбесе Казанда, Әлмәттә һәм Бөгелмәдә эшчәнлек алып бара. Предприятие эшчәнлегенең төп төре булып балалар һәм өлкән буын вәкилләре белән эшләү тора.

«Социаль предприятие» исемлегенә социаль якланмаган (зәгыйфь) гражданнарны эш белән тәэмин итү яки мондый гражданнар тарафыннан җитештерелә торган товарлар (эшләр, хезмәтләр күрсәтү) сатуны тәэмин итүче, шулай ук әлеге категория гражданнар өчен билгеләнгән товарлар (эшләр, хезмәтләр күрсәтү) җитештерү буенча эшчәнлек алып баручы эшкуарлар керә ала. Иҗтимагый файдалы максатларга ирешүгә һәм җәмгыятьнең социаль проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне тормышка ашыру, мәсәлән, мәктәпкәчә белем һәм гомуми белем, балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендә хезмәт күрсәтү эшчәнлеге яки мәдәни-агарту эшчәнлеге сайлап алуның тагын бер таләбе булып тора.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, исемлеккә кергән эшкуарлык субъектлары финанс һәм финанс булмаган ярдәм, шул исәптән ташламалы микрозаймнар, товарларны һәм хезмәтләрне сертификацияләүгә субсидияләр, реклама кампанияләре, күргәзмә чаралары һ.б. алуда өстәмә мөмкинлекләргә исәп тота ала.

Татарстанда документларны тапшырырга һәм консультация ярдәмен түбәндәге адрес буенча алырга мөмкин: Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 «Эшкуар йорты», (843) 222-90-60 (өст. 211, 212) телефоны, ciss.rt@mail.ruэлектрон адресы буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International