Татарстан инноваторлары 3 млн. сумга кадәр грантка дәгъва итә ала

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

«Старт-ЦТ» инновацияле проектлар конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлаган. Катнашу өчен бер юнәлеш буенча инновацияле проект эшләргә кирәк: Цифрлы технологияләр; Медицина һәм сәламәтлек саклау технологияләре; Яңа материаллар һәм химия технологияләре; Яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре; Биотехнологияләр; Ресурсларны сак куллану энергетикасы.

Конкурска гаризалар 2020 елның 5 октябренә кадәр  https://online.fasie.ru/m/?ReturnUrl=%2F сайтында кабул ителә.

Барлык проектлар да ел дәвамында тормышка ашырылырга тиеш.  Җиңүчеләр 3 млн. сумга кадәр грант алачак.

Әлеге конкурска гариза әзерләү мәсьәләләре буенча Татарстаннан катнашучылар республика Икътисад министрлыгына мөрәҗәгать итә ала. (843) 524-91-39 телефоны буенча консультация, эксперттан һәм мәгълүмати ярдәм алырга мөмкин.

Моннан тыш, консультацияне ТР Икътисад министрлыгы каршында оештырылган  «ТатПатент»  (https://patentrt.ru/) цифрлы платформасы аша алырга мөмкин. Бүген «ТатПатент» бушлай эксперт ярдәме белән «СТАРТ» конкурсына гаризалар тутыру һәм заявка әзерләүдә ярдәм күрсәтү мөмкинлеген бирә.

Конкурста катнашучылар шулай ук Архипелаг 20.35 уку-укыту интенсивында катнаша ала, сайлап алу 10 сентябрьдә https://leader-id.ru/ сайтында башлана. Архипелаг 20.35 уку-укыту интенсивы кысаларында ясалма интеллект өлкәсендә үз проектларын гамәлгә ашыручы командалар өчен акселлерация программалары үткәреләчәк. Акселлерация программалары менторлары «Старт» программасы үзенчәлекләрен ачачак, гаризаның төп бүлекләрен билгеләячәк һәм аларны тутыру буенча киңәшләр бирәчәк, гаризаларны формалаштырганда типик хаталарны тикшерәчәк.

«Старт-ЦТ» конкурсы Инновацияләргә ярдәм фонды тарафыннан үткәрелә. Ул яңа товар, эшләнмәләр, технологияләр яки хезмәт күрсәтүне уйлап табарга һәм үзләштерергә омтылучы кече инновация предприятиеләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International