Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү буенча илкүләм проектны гамәлгә ашыру турында

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Татарстанда «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

2020 елда:

- Беренче ярты ел эчендә 21 эшкуар Экспортка ярдәм үзәге ярдәме белән экспорт контрактлары төзеде;

- Илкүләм проектны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле республиканың 115 компаниясе экспортка чыгарылды, алар АКШ доллары белән 25 миллионлык экспорт контрактлары төзеде;

- эшкуарларга 12,5 меңнән артык мәгълүмат-консультация хезмәте күрсәтелде;

- эшкуарлар финанс ярдәме алды, шул исәптән:

     - 911,2 млн.сумлык 378 микрозайм;

     - Татарстан Республикасы Гарантия фонды йөкләмәләре хисабына 5,1 млрд. сумнан артык кредит акчасы җәлеп ителде;

     - 34,4 млн. сумлык кредитлар буенча процент ставкаларын түләү чыгымнарын кайтаруга субсидияләр хупланды,

    - азык-төлек продуктлары һәм әзер азык-төлек белән тәэмин итү буенча агрегаторлар хезмәтләре өчен чыгымнарны компенсацияләүгә 28 млн. сумлык субсидияләр хупланды;

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча «Адаптация технологияләре» программасы эшли башлады. Программада катнашучылар саны 54 меңнән артып киткән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International