Хөрмәтле эшкуарлар!
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 25 апрелендәге 327 номерлы карары белән расланган «Процент ставкасын субсидияләү» программасы буенча гаризалар кабул итүнең тәмамлануы турында игълан итә.
Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез, процент ставкасын субсидияләү программасына субсидияләр алу өчен кирәкле документлар пакетын гадиләштерү, шулай ук икътисадның төрле тармакларыннан программадан файдаланучы эшкуарлар санын арттыру өлешендә үзгәрешләр кертелә.
Яңа программа буенча гаризалар кабул итә башлау турында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителәчәк.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен 8 (843) 222-57-50 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.