ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды кыска вакыт эчендә «Перезагрузка» программасы буенча микрозайм бирде. Гариза биргәннән алып, эшкуар счетына акча күчергәнчегә кадәр нибары 3 сәгать вакыт узды. Производствоны киңәйтү өчен микрофинанс продукты алуга җиһаз җитештерү белән шөгыльләнүче шәхси эшкуар ФАСТТРЕК.РФ порталында гариза рәсмиләштергән.
ФАСТТРЕК.РФ порталы республиканың уникаль проекты булып тора һәм эшкуарларның ярдәм чараларына һәм онлайн киңлектә дәүләт структуралары белән хезмәттәшлек итү өчен булдырылган. Портал «бердәм тәрәзә» форматында эшли, гариза бирергә һәм аның үтәлешен «Шәхси кабинет»та читтән торып тикшерергә мөмкин. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта микрозаймнар алу өчен гаризаларның күбесе портал аша рәсмиләштерелә.
Исегезгә төшерәбез, «Перезагрузка» программасы буенча микрозаймнар бирү, 24 августтан башлап, ТР Икътисад министрлыгы эшләгән һәм республика Президенты тарафыннан расланган КУЭ субъектлары өчен ярдәм чаралары пакеты ярдәмендә гамәлгә ашырыла башлады. Өстәмә чаралар республика икътисадын торгызуга һәм җанландыруга юнәлтелгән һәм аларны сайлап алуга һәм бәяләүгә яңа караштан чыгып эшләнгән, ул бизнеска килеп туган икътисадый котылу вакытында чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Ташламалы микрофинанс продукты 3 елга кадәр срокка 300 меңнән 5 млн сумга кадәр кредит алу мөмкинлеген күздә тота. Займнан икътисадның реаль секторында эшләүче барлык КУЭ категорияләре файдалана ала. Программа шартлары буенча, микрозайм заемчылар тарафыннан эшкуарлык максатларына тотылган теләсә нинди чыгымнарга биреләчәк. Кредитны кыска вакыт эчендә бирү заемчыга документларның тулы пакетын тапшырганда, шулай ук микрофинанс продуктын алганда ТР Гарантия фондының поручительлеге һәм залогны бәяләү күздә тотылмаган очракта гамәлгә ашырыла.