Татарстан Республикасы икътисад министры эш сәфәре кысаларында Югары Ослан муниципаль районында булды. Визит барышында министр районның җитештерү предприятиеләре эшчәнлеге белән танышты һәм аларның хезмәт коллективлары белән очрашулар уздырды.
Районда беренче тукталыш Яр буе Морквашы сәнәгать зонасы предприятиеләре булды. Биредә нефть кәсепчелеге һәм скважина эчендәге җиһазларны эшләү һәм монтажлау өчен җавап бирүче эшчәнлек урыннары урнашкан. Министр район башлыгы Марат Галимҗанович катнашында «Геоник» фәнни-җитештерү фирмасында булды. Анда 1600 квадрат метрдан артык урында эшчәнлек биналары урнашкан. «Геоник» илнең нефть химиясе секторы өчен сәнәгать җиһазлары, техника, станоклар һәм комплектлау әйберләре җитештерә, шул исәптән компаниянең партнерлары арасында «Роснефть», «Газпром нефть», «Лукойл» һ.б. әйдәп баручы нефть сәнәгате предприятиеләре дә бар. Министр предприятиенең заманча җиһазланышына һәм нефть чыгаруда кулланыла торган соңгы фәнни эшләнмәләренә бәя бирде.
Аннары Мидхәт Шаһиәхмәтов «Дивный берег» балык продукциясе җитештерү заводын карады. Яшь һәм динамик үсеш алган Татарстан компаниясе, югары сыйфатлы чимал, табигый үсемлек мае, тәмләткечләр, вакуум төрү технологияләрен кулланып, производствога карата гади булмаган якын килүдән файдаланып, җитди рәвештә ГОСТларга һәм технологияләргә туры китереп, базарда лидерлык позицияләрен яулый. Хәзерге вакытта «Дивный берег» «Осьминог» ваклап сату челтәрен актив үстерә. Шулай итеп, бүгенге көндә Югары Ослан һәм Макыл авылларында кибетләр ачылган. Яр буе Морквашы сәнәгать зонасы территориясендә эшчәнлек алып баручы предприятиеләр һәм әлеге оешманың инфраструктур мәсьәләләрен хәл итү өчен сәнәгать мәйданчыгы булдыру мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
Министр булып кайткан Яр буе Морквашы сәнәгать зонасының тагын бер предприятиесе – «Вельветте Марин» катерлар җитештерү заводы булды. Катерлар җитештерү – катлаулы технологик процесс, ул, икътисад министры билгеләп үткәнчә, заманча югары сыйфатлы җиһазлар һәм детальләр кулланып, квалификацияле персонал тарафыннан гамәлгә ашырыла. Җайга салынган җитештерү процесслары нәтиҗәсендә судноның куркынычсызлыгы, озын гомерлелеге, техник һәм куллану үзлекләре гарантияләнә.
Министр эш сәфәрен Югары Ослан муниципаль районының алдынгы предприятиеләренең берсе – «Таткрахмалпатока»да булып, хезмәткәрләр коллективы белән очрашты. «Таткрахмалпатока» бөртекле экстрактлар җитештерү буенча Европа дәрәҗәсендәге заманча предприятие. Районда җитештерелгән барлык продукциянең 13%ы аның өлешенә туры килә. Завод продукциясе алкогольсез эчемлекләр җитештерү, сыра җитештерү, икмәк пешерү һәм кондитер сәнәгате өчен чимал буларак кулланыла. Продукцияне төп кулланучылар арасында эре эчемлекләр җитештерүчеләр - «Лидское пиво» АҖ, Пепсико компаниясе, Бочкарев һәм Трехсенский сыра кайнату заводлары бар. Кондитер сәнәгатендә компаниянең әйдәп баручы клиентлары булып Nestle һәм Kellog тора.
Министр билгеләп үткәнчә, катлаулы икътисадый вәзгыятькә карамастан, предприятие пандемия чорында эшләвен дәвам иткән. Агымдагы елның 1 яртыеллыгында предприятие җитештергән продукциясе күләме 190,5 млн. сум тәшкил иткән, шул ук вакытта үсеш темпы – 137,2%, бу, һичшиксез, компаниядәге хезмәт коллективының профессиональлеге һәм җайга салынган эш күрсәткече булып тора.