Татарстан эшкуарлары ТР Гарантия фонды ярдәме белән 4 млрд. сумга якын кредит акчасы алган

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

Бизнес өчен 3,96 млрд. сум. 2020 ел башыннан бирле Татарстан эшкуарлары Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Гарантия фонды йөкләмәсе буенча шул суммада кредит акчаларын җәлеп иткән. 

2020 елның агымдагы чорында Татарстанның Гарантия фонды тарафыннан 979,5 млн.сумлык 187 поручительство бирелгән, бу республика эшкуарларына 3,96 млрд.сум җәлеп итү мөмкинлеген тудырган. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Гарантия фондыннан поручительлекләр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан расланган Кече һәм урта эшкуарларга ярдәм итү буенча республика чаралары пакетына да кертелде. Әйтергә кирәк, 2019 елның шул ук чорында 856,3 млн.сумлык 134 поручительлек бирелгән булган, ә алынган кредит акчаларының гомуми күләме 2,94 млрд. сум тәшкил иткән. Үсеш миллиард сумнан артык тәшкил иткән.

Поручительлекнең иң күп өлеше Казан, Яр Чаллы һәм Чистай районы экуарларына туры килә. (Казан – 75, Яр Чаллы – 21, Чистай районы – 7, Буа районы – 8, Әлмәт районы - 8, Алабуга районы – 6). Татарстан эшкуарлары кредит акчаларын әйләнештәге активларны тулыландыруга, күчемсез милек сатып алуга, орлыклар сатып алуга һәм авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга юнәлдергән.

Тармаклар буенча иң күп поручительлек хезмәт күрсәтү һәм сәүдә өлкәсендәге эшкуарларга бирелгән – 105 данә, авыл хуҗалыгы – 37, җитештерү – 35.

Үз чиратында, республиканың Гарантия фонды базасында төзелгән Бердәм кредит бирү үзәге заем финанславын җәлеп итүдә ярдәм итәчәк. Үзәк хезмәтләреннән бушлай файдаланырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International