Җиңүчеләр 20 млн. сумга кадәр грантлар ала алачак.
Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды «Социум-ЦТ» конкурсы буенча (СОЦИаль дистанция, Уку һәм Медицина) сайлап алу башлануы турында игълан итте. Ул шәхси цифрлы чишелешләрен, продуктларны яки платформаларны эшләп бетерергә һәм (яки) масштаблаштырырга, инновацияле продукция производствосын булдыруга яки киңәйтүгә юнәлдерелгән.
Конкурска гаризалар 2020 елның 31 августына кадәр https://online.fasie.ru/m/?ReturnUrl=%2F сайтында кабул ителәчәк. Инновацияле проектлар түбәндәге номинацияләр буенча сайлап алыначак:
1. Социаль дистанция – кешеләр арасында физик дистанцияне тәэмин итү һәм йогышлы авырулар таралган вакытта үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәү өчен чишелешләр.
2. Эш – читтән торып эшләү һәм онлайн мәшгульлек өчен чишелешләр.
3. Укыту – читтән торып укыту өчен чишелеш юллары.
4. Ял – ял итү өчен чишелеш юллары, уен сервислары.
5. Сәламәтлек саклау – диагностика, сәламәтлек торышын мониторинглау һәм вакциналаштыру, телемедицина системалары.
6. Тәкъдим итү сервислары – контентны киңәш итү һәм таргетка чыгару өчен чишелеш юллары һәм алар өчен технологияләр.
7. Коммуникация сервислары – мессенджерлар, социаль челтәрләр, видео-хостинг платформалары һәм алар өчен технологияләр.
8. Контент генерациясе – генерацияләү һәм мәгълүмат эчтәлеге булдыру өчен сервислар һәм платформалар, алар өчен технологияләр.
9. Онлайн-хезмәтләр – онлайн хезмәт күрсәтү һәм/яки онлайнга күчүне тәэмин итү өчен сервислар һәм платформалар
Проектны гамәлгә ашыру вакыты грант килешүе төзелгәннән соң 12 айдан алып 18 айга кадәр тәшкил итәргә тиеш. Аудиторияне зур планда колачлау, масштаблау потенциалы һәм көтелгән социаль эффектлы проектларга өстенлек бирелә.
Җиңүчеләр грант ярдәме алачак, Фонд тарафыннан бирелгән грантның максималь күләме 20 млн сум тәшкил итә.
Чарада катнашучы предприятиеләрне/оешмаларны конкурс нигезендә сайлап алу турында нигезләмә белән http://fasie.ru/press/fund/socium-dt/ сылтамасы буенча танышырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, инновацияле эшчәнлек һәм Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү өлкәсендә башкарма хакимиятнең вәкаләтле органы буларак, мөрәҗәгать итүчеләргә Инновацияләргә ярдәм фонды адресына проектларга ярдәм итү хатлары юллау юлы белән ярдәм итә.
Консультация ярдәме мәсьәләләре буенча элемтә телефоны: (843) 524-91-39, 524-90-40. Инновацияле эшчәнлек бүлеге.