Беренчел мәгълүмат эзләтү һәм патентка сәләтле булу-булмауга алдан бәя бирү турындагы закон имзаланган

2020 елның 4 августы, сишәмбе

2020 елның 31 июлендәге 262-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә Россия Федерациясе Гражданлык кодексына, асылда, уйлап табуларга һәм файдалы модельләргә экспертиза үткәрү кысаларында, мәгълүмат эзләтүгә һәм патентка сәләтле булу-булмауга алдан бәяләү уздыруга аккредитацияләнгән оешмаларны җәлеп итүне күздә тоткан үзгәрешләр кабул ителгән.

Документ, Роспатент тарафыннан аккредитацияләнәчәк профильле Россия фәнни һәм мәгариф оешмаларын җәлеп итеп, уйлап табуларга һәм файдалы модельләргә гаризалар буенча алдан мәгълүмат эзләтү һәм патентка сәләтле булу-булмауга алдан бәяләү уздыру процедурасын кертә.

Аккредитацияләнгән оешмалар сыйфатында техниканың конкрет өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы, штатында мәгълүмат эзләтү һәм техник чишелешләрнең патентка сәләтле булу-булмавын бәяләү өлкәсендә компетенцияләргә ия белгечләре булган Россия оешмалары җәлеп ителәчәк. Аерым алганда, мондый оешмалар Россия Фәннәр академиясе учреждениеләре, фәнни-тикшеренү институтлары, әйдәп баручы югары уку йортлары булырга мөмкин. Аларны аккредитацияләү Роспатент тарафыннан түләүсез нигездә башкарылачак.

Беренчел мәгълүмат эзләтү буенча хезмәт мөрәҗәгать итүчеләргә ирекле рәвештә күрсәтеләчәк. Әмма патентка сәләтле булу-булмауны бәяләү хакы, мөрәҗәгать итүче белән оешмалар арасында төзелгән килешүләрдә һәр мәгълүмат эзләтүнең катлаулылыгыннан, күләменнән һәм вакытыннан чыгып, фән һәм мәгариф учреждениеләре тарафыннан билгеләнәчәк.

2019 елның июнендә Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы, Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт (Роспатент) һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан интеллектуаль милек өлкәсен үстерүгә ярдәм итү кысаларында үзара ярдәм итешү турында өч яклы килешү төзелгән иде.

Килешү кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан фәнни-техник үзәге» ТР ДУП базасында компетенцияләр үзәге оештыру күздә тотыла, аның функциональ билгеләнеше, шул исәптән, беренчел мәгълүмат эзләтү һәм патентка сәләтле булу-булмауны бәяләүдән дә гыйбарәт.

Закон проектын кабул итү Фәнни-тикшеренү үзәгенең аккредитацияләнгән оешма функцияләрен гамәлгә ашыру вәкаләтләрен рәсми рәвештә расларга мөмкинлек бирәчәк.

Кабул ителгән документ тексты белән биредә танышырга мөмкин: https://rospatent.gov.ru/ru/documents/fed-zakon-262-31072020/download

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International