Казан KAZAN DIGITAL WEEK Халыкара форумын кабул итәчәк

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

«ЭРТИКО-ИТС Европа» ассоциациясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында фәнни һәм эшлекле аралашуның халыкара дәрәҗәсен саклап калу максатларында, COVID-19 пандемиясе дәвам итү сәбәпле, Казанда узарга тиешле Беренче үзәк-көнчыгыш конгрессны 2020 елның 21-24 нче сентябренннән 2022 елның 19-21 нче сентябренә күчерү турында карар кабул ителгән.

Конгрессны кабул итүче як тарафыннан элегрәк планлаштырылган срокларда – 2020 елның 21-24 нче сентябрендә виртуаль форматта   – Халыкара KAZAN DIGITAL WEEK – 2020 форумын үткәрү турында карар кабул ителгән.
 

Әлеге карарның төп идеясе – читтән торып гамәлгә ашырыла торган шартларда белгечләр арасындагы аралашуның максималь фәнни һәм икътисадый нәтиҗәсенә ирешү. Катнашучылар һәм кунаклар өчен Конгрессның элек декларацияләнгән барлык мөмкинлекләре дә саклана: панель дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр, күргәзмә, техник турлар, ачылу һәм ябылу тантаналары буенча экскурсия турлары, нетворкинг-клуб.

Форум зур вакыйгаларны һәм тематик юнәлешләрне берләштерәчәк, алар бай эчтәлекле программа һәм цифрлаштыру мәсьәләләрен төрле яклап колачлау, катнаш коммуникацияләр һәм яңа элемтәләр мөмкинлеген бирәчәк:

  • ITS Forum-Kazan VI Халыкара фәнни-гамәли конференциясе интеллектуаль транспорт системалары компонентларының һәм вәзгыяти үзәкләрнең тормыш эшчәнлеге иминлеген тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләрен хәл итүгә хәзерге заман юнәлешләре турында фикер алышуны һәм анализлауны үз эченә алачак;
  • Яңа заманның киберкуркынычсызлыгы – бу өлкәдә дөнья һәм Россия трендларына җентекле күзәтү үткәрү, мәгълүмат саклауның техник чаралары, киберкуркынычсызлык тәэмин итүнең тармак аспектлары, мәгълүмат саклау өлкәсендә законнарны җайга салучы киберкуркынычсызлык сервисларын куллану тәҗрибәсеннән файдалану юнәлеше;
  • Финтех экосистемасы – банк сегменты өчен финанс технологияләренең актуаль юнәлешләрен, финанс проектларын законнар нигезендә җайга салу, банк тармагында ясалма интеллект һәм роботлаштыру технологияләрен куллану.;
  • Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр – корпоратив бурычлар һәм стартаплар, венчур инвестициясенең дөньякүләм һәм Россия тенденцияләре киселешендә тренд идеяләрен үз эченә алган тематик юнәлеш, гамәлдәге бизнес-процессларны трансформацияләүгә юнәлдерелгән яшь компанияләрнең инновацияле идеяләре. 

Вакыйга, теркәлү, катнашу һәм материалларны бастырып чыгару шартлары турында мәгълүмат, шулай ук аудио-видеоконтентның ачык модельләре kazandigitalweek.ru сайтында урнаштырылган.

Программа белән биредә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International