Татарстан предприятиеләре үз интернет-сайтларын «.TATAR» домены зонасында терки ала

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов йөкләмәсен үтәү йөзеннән, 2014 елның августында югары дәрәҗәле «.TATAR» доменын рәсмиләштерү чарасы булган иде.

Хәзерге вакытта «.TATAR» домены зонасында 1 меңнән артык домен атамасы теркәлгән, шул исәптән: facebook.tatar, microsoft.tatar, tatneft.tatar, zakupki.tatar, kamaz.tatar, innopolis.tatar,  dvor.tatar, itpark.tatar һ.б.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «.TATAR» домены белән эре халыкара, Россия һәм республика предприятиеләре теркәлгән. Бүгенге көндә теркәлгән исемнәрнең күбесе нәкъ менә Татарстаннан килгән гариза бирүчеләргә туры килә.

Сезгә, хөрмәтле эшкуарлар, әлеге проектта катнашырга һәм «.TATAR» домены зонасында үз интернет-сайтыгызны теркәргә тәкъдим итәбез.

Үз ресурсыгызны аккредитацияләнгән регистраторлар https://domain.tatar/users/accredited-registrars.php аша теркәргә мөмкин, аларның исемлеге «Татарстан Республикасы Төбәк доменының координация үзәге» ҖЧҖ рәсми сайтында https://domain.tatar/ урнаштырылган, яки әлеге сайтның төп битендә гариза бирә аласыз.

«.TATAR» домены зонасында теркәлү ресурс хуҗасына, барыннан да элек, максатчан аудитория ягыннан имидж эффектын һәм Татарстан Республикасы белән ассоциацияләү хисабына ышанычны арттырырга, шулай ук бөтендөнья Интернет челтәрендә үз позицияңне булдырырга, барлык мәнфәгатьле яклар: дәүләт, гражданнар җәмгыяте, фәнни һәм бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре өчен яңа мөмкинлекләр булдырырга мөмкинлек бирәчәк. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International