Татарстан проектларының барысы да президент грантларының махсус конкурсында төп этапка узган

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

Конкурска Татарстан Республикасы коммерциясез оешмаларыннан барлыгы 130 проект тәкъдим ителгән.

Президент грантларының махсус конкурсының төп этабына узган проектларга бәйсез экспертиза башланган. Финанс ярдәменә бөтен Россиядән 3700 артык коммерциясез оешма проекты исәп тота ала, шуларның 130 – Татарстан Республикасыннан.

Татарстанның 52 проекты социаль хезмәт күрсәтү, социаль ярдәм итү һәм гражданнарны яклау, 43е – гаиләгә, аналыкка, ата-анага һәм балаларга ярдәм итү, 35е – гражданнарның сәламәтлеген саклау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өлкәсендә тәкъдим ителгән.

Экспертиза нәтиҗәләре буенча конкурста җиңүчеләр билгеләнәчәк, алар агымдагы елның 1 сентябреннән старт алачак проектларны гамәлгә ашыру өчен грантлар алачак.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Президент грантларын алу конкурсларында актив катнаша. 2020 елгы ике конкурс нәтиҗәләре буенча республиканың коммерциясез оешмалары яшьләр сәясәте, фән һәм мәгариф, экология, мәдәният һәм сәнгать, сәламәтлек саклау һәм социаль өлкәнең башка тармакларында 116 проектны гамәлгә ашыру өчен 180 млн сумнан артык акча алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International