Татарстан эшкуарлары мәшгульлеккә ярдәм итүгә 10 млрд. сумнан артык акча алган

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

Халыкны эш белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән 2%лы кредит программасы республика эшкуарлары тарафыннан зур ихтыяҗ булуын күрсәтә. Узган атнада гына да 429 млн. сумлык 125 кредит бирелгән.

Татарстанда банклар тарафыннан 2% ташламалы кредит бирү программасы эшли башлаганнан бирле, эшчәнлеге икътисадның пандемия тармакларына караган предприятиеләр өчен 3350дән артык займ бирелгән. Үз чиратында, еллык 2% белән 10 млрд. сумнан артык финанс ярдәме күрсәтелгән.

Исегезгә төшерик, кредитларга зыян күргән тармаклардагы компанияләр һәм социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар исәп тота ала. Ялланган эшчеләре булмаган шәхси эшкуарлар гына искәрмә булып тора. Шул ук вакытта кече һәм микробизнес предприятиеләре төп яки өстәмә ОКВЭД буенча зыян күргән тармаклар исемлегенә туры килергә тиеш. Алынган акчаларны эшкуар эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга, шул исәптән хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләүне дә кертеп, яисә элек алынган кредитларны, шул исәптән хезмәт өчен процентсыз кредитны түли ала.

Шунысын да билгеләп үтик, кулланучылар өчен  займ буенча ахыргы ставка 2% тәшкил итәчәк, калганын дәүләт субсидияли. Программа шартлары үтәлгән очракта, кредит буенча процентлар ай саен түләүне таләп итми, алар капитализацияләнә, ягъни төп бурычка өстәлә һәм кредит килешүенең гамәлдә булу вакыты тәмамлангач, кредит бурычы белән бергә түләнәчәк. Ташламалы кредитны түләү срогы 2021 елның 30 июненә кадәр. Шул ук вакытта хезмәткәрләрнең 90% ким булмаган өлешен саклаган предприятиеләргә кредит процентлары белән бергә гамәлдән чыгарыла – бөтен сумманы дәүләт түләячәк. Әгәр штатта хезмәткәрләрнең 80% кимрәк өлеше калган булса, заемчы ссуданың яртысын һәм аның буенча процентларын кире кайтарырга тиеш булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International