Моношәһәрләрне үстерү фонды кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен ташламалы кредитлар буенча тәэмин итү төрләре исемлеген 250 млн. сумга кадәр киңәйткән. Республика эшкуарлары өчен займнар буенча поручитель сыйфатында Татарстан Республикасы Гарантия фонды катнаша ала.
Гарантия фонды поручительлегеннән тыш, республика эшкуарлары МОНОГОРОДА.РФ займнары буенча 5 миллион сумнан 250 миллион сумга кадәр күләмдә йөкләмәләрне үтәүне тәэмин итү сыйфатында КУЭ корпорациясе, ВЭБ.РФ һәм КУЭ корпорациясе аккредитацияләгән кредит оешмалары гарантияләреннән файдалана ала.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 елның беренче яртысында Татарстан эшкуарлары ТР Гарантия фонды ярдәме белән 3 млрд. сумнан артык кредит акчасы җәлеп иткән. 2020 елның 6 ае эчендә Татарстанның Гарантия фонды тарафыннан 803 млн. сумлык 153 поручительство бирелгән, бу республика эшкуарларына 3,3 млрд. сум заем акчаларын җәлеп итәргә мөмкинлек биргән.
МОНОГОРОДА.РФ фонды займнары буенча елына 5% белән 250 млн. башлап 1 млрд. сумга кадәр стандарт залог төрләре саклана. Займ буенча бердәнбер тәэминат сыйфатында халыкара/Россия инвестиция/кредит рейтингына ия булган, Фонд таләпләренә туры килә торган холдинг (төп) компания поручительлегеннән дә файдалану рөхсәт ителә.