Хөрмәтле эшкуарлар!
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасының 32 районында ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәгенең төбәк вәкилләре даими нигездә эшли. Белгечләр эшкуарларны кызыксындырган барлык сораулар буенча түләүсез профессиональ консультация күрсәтә.
Сез үз бизнесыгызны ничек ачарга, ташламалы микрозаймны ничек алырга һәм Татарстан Республикасындагы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен нинди ярдәм чараларының кайсысы сезгә туры килүен белә аласыз.
Төбәк вәкилләре үзмәшгуль гражданнарга да консультацияләр бирә. Иминият кертемнәрен түләү механизмы, килешүләр буенча кушымта системасыннан файдалану һәм алыш-бирешләр буенча чеклар бирү, юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар белән килешү төзү кебек сорауларга җавап алырга мөмкин.
Консультация сорап, ТР Икътисад министрлыгы сайтының «Кризиска каршы чаралар» бүлегендә күрсәтелгән төбәк вәкиленең элемтә белешмәләре буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Исегезгә төшерик, республика эшкуарларына ярдәм итүнең барлык чараларыннан тиз арада файдалану һәм вакытлыча чыгымнарны киметү өчен ФАСТТРЕК.РФ порталы эшли. Портал Татарстанның уникаль проекты булып тора һәм эшкуарларның дәүләт ярдәме чараларыннан файдалана алуын гадиләштерү өчен булдырылган. Портал «бердәм тәрәзә» форматында эшли, читтән торып гариза бирергә һәм аның үтәлешен «Шәхси кабинет»та тикшерергә мөмкин.