Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Яр Чаллы» һәм «Зеленодольск» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләрендә эшчәнлек алып бару турында өстәмә килешүләр төзүгә гаризалар карау буенча комиссия утырышы узды.
Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.
Карау нәтиҗәсендә өч инвестиция проектын алга таба гамәлгә ашыру буенча үзгәрешләр хупланды. Аларның икесе «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендщ гамәлгә ашырыла.
Аерым алганда, 2018 елның сентябрендә резидент булган «Камский металлург» ҖЧҖ продукцияне газ, нефть, химия һәм сәнәгатьнең башка тармаклары өчен газлаштырыла торган модельләр буенча кою методы белән җитештерәчәк.
«ТЕХНИКА-АГРО» ҖЧҖ шулай ук 2017 елның ноябрендә «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территория резиденты булган иде. Компания туфрак эшкәртү өчен машиналар һәм авыл хуҗалыгы җиһазлары җитештерүне дәвам итәчәк. Инвестиция проектын гамәлгә ашыру республиканың социаль-икътисадый үсеш мәсьәләләрен хәл итүгә, шул исәптән Яр Чаллы моношәһәре икътисадын диверсификацияләүгә ярдәм итәчәк.
2019 елның маеннан бирле Территориядә эшчәнлек алып баручы «ПРОМЭНЕРГО» ҖЧҖ «Зеленодольск» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территория резиденты шулай ук электр энергиясен исәпкә алуның интеллектуаль приборлары базасында түбән вольтлы комплекслы җайланмалар җитештерү проектын гамәлгә ашыруны дәвам итәчәк.
Үзгәрешләр эш урыннары һәм инвестицияләр күләме буенча күрсәткечләрне яңадан карауга кагыла. Өстәмә килешүләр төзелгәннән соң, проектка планлаштырылган инвестицияләр күләме 192,9 млн.сум тәшкил итәчәк, шул исәптән капиталь кертемнәр күләме – 148,5 млн.сум, яңа булдырыла торган эш урыннары саны – 341.