Татарстан эшкуарлары хезмәткәрләргә эш хакы түләү өчен банклардан 0 процент белән 419,0 млн.сум акча алган

2020 елның 25 апреле, шимбә

Агымдагы чорда Татарстанда биш банк тарафыннан коронавирус тармаклары пандемиясеннән зыян күргән эшкуарлар исемлегенә кергән эшкуарлардан хезмәткәрләргә эш хакы түләү өчен 419,0 млн.сум күләмендә 0 процентлы займ алу турында 201 гариза хупланган. 

Исегезгә төшерәбез, бизнеска ярдәм итү максатында, узган атнада Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы эш хакы түләүгә кредитларны субсидияләү турында Россия банклары белән  килешү имзалады, әлеге ярдәм чарасы шуның нәтиҗәсе булып тора. Аерым алганда, программага Татарстандагы 15 банк кушылган, тагын 6 республика банкы гариза җибәргән һәм аккредитация көтә.

Эш хакын түләүгә процентсыз кредитны икътисадның аеруча зур зыян күргән тармагы буларак, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары алачак. Үз чиратында, кредит буенча процентлар федераль бюджеттан түләнәчәк, ә бурычка алучы өчен алар 0гә тигез булачак. Процентсыз кредит 6 айга бирелә, кредит 1 елга бирелгән очракта, калган айларга ташламалы ставка 4% дәрәҗәсендә булачак.

Үз чиратында, Татарстан эшкуарларыннан 22 743,8 млн.сумлык кредитларны реструктурлаштыру өчен 19 банкка 1 426 гариза җибәрелгән, 14 853,2 млн.сумлык 860 гариза хупланган, калганнары банкларда карала.

Элегрәк Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов реструктурлаштырылган һәм процентсыз кредитлар буенча абсолют саннарны гына түгел, ә эшкуарлардан килгән һәм канәгатьләндерелгән гаризалар арасындагы чагыштырманы да игътибар белән анализларга кирәклеге хакында ассызыклаган иде. Һәр банк белән индивидуаль эш алып барырга һәм клиентларга карата уңай мөнәсәбәтне киметү сәбәпләрен ачыкларга кирәклеге дә билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International