Моношәһәрләрне үстерү фонды Татарстан моношәһәрләренә туристлар агымы артуын билгеләде

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Моношәһәрләрне үстерү фонды «Прошагай город» илкүләм квестына йомгак ясады, аның кысаларында Google компаниясе катнашында Россиянең онлайн-картасына 4 меңнән артык яңа объект ясалган. Татарстанның Яр Чаллы шәһәре проектның мактаулы дипломы белән билгеләп үтелгән. Фонд мәгълүматлары буенча, потенциаль туристларның онлайн-карталарыннан файдаланучыларның әлеге моношәһәргә карата кызыксынуы 16%ка арткан.

2019 елда «Прошагай город» проектында 170 шәһәр катнашкан, шуларның 11е – эре өлкә үзәкләре. Татарстан Республикасыннан проектка җиде моношәһәр кушылган: Яр Чаллы, Чистай, Менделеевск, Красные Поляны штп, Зеленодольск, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләре.

Квестның максаты – мәдәният һәм архитектура һәйкәлләре, яңа туристлык маршрутлар, социаль, көнкүреш, транспорт һәм эшлекле инфраструктура объектлары, кече һәм урта бизнес объектлары һәм, нәтиҗәдә, монотерриторияләрнең туристларны җәлеп итүчәнлеген арттыру хисабына Google һәм Yandex геосервисларының функциясен киңәйтү.

Йомгак ясау ВЭБ.РФ дәүләт корпорациясе рәисе Игорь Шувалов катнашында узды, ул Татарстан Республикасының Google компаниясе белән бергә тормышка ашырыла торган проектларда актив катнашуын билгеләп үтте. «Бизнес-класс» беренче белем бирү проектында республика абсолют лидер булган, моңа, Игорь Шувалов сүзләренчә, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның идарә таланты шактый ярдәм иткән.

«Шәһәрләр үсешенә комплекслы ярдәм күрсәтү – яңа инфраструктураны һәм җитештерүне финанслау гына түгел, ә финанс ярдәменең төрле форматлары да. Без Google компаниясе белән бергә башлап җибәргән «Прошагай город» проекты – шундыйларның берсе. Ул халыкны газиз шәһәрен үстерүгә җәлеп итеп кенә калмый, аның туристлык потенциалын да ача. Аның кече шәһәрләр чикләрен уздырып җибәрүе һәм яңа партнерлар җәлеп итүе бу эшне дәвам итәргә кирәклеге турында аңлата», – дип саный Игорь Шувалов.

«Без акцияне үткәрүдән реаль практик нәтиҗә күрдек: кече бизнесның өстәмә үсеше, туристлар агымының артуы, халыкны шәһәрнең көн тәртибенә җәлеп итү. Шунысы мөһим, катнашучы шәһәрләр дә моны сизде. Быел безнең планнар – кимендә 1000 шәһәр аша «узу». Игорь Шувалов шундый йөкләмә бирде», – дип сөйләде ВЭБ.РФ рәисе урынбасары, МОНОГОРОДА.РФ фонды генераль директоры Ирина Макиева.

Акция барышында онлайн-карталарга 4 меңнән артык яңа объект төшерелгән. Аларның 700дән артыгы – моношәһәрләрдә кече һәм урта бизнес субъектлары. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча эшкуарлар активлыкның һәм килүчеләр санының уртача 10%ка артуын билгеләп үткән. Моннан тыш, квест үткәрү нәтиҗәсендә моношәһәргә туристлар агымы арткан. Шулай итеп, шәһәрләргә экскурсияләр белән оешкан төстә килә торган туристлар саны 15%ка арткан. Моношәһәрләрдәге вакыйгалы чараларга килүчеләр саны 17%ка арткан. Шулай ук потенциаль туристларның акциядә катнашучы шәһәрләр белән кызыксынуы 22%ка арткан, ягъни төбәк шәһәрләрендәге рестораннарның, кунакханәләрнең һәм музейларның оффлайн-аудиториясе дә арткан.

Мәсәлән, Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәре белән кызыксынучы онлайн-карталардан файдаланучылар саны 16%ка арткан.

«Моношәһәрләрне үстерү еш кына сәнәгатьне финанслау хисабына башкарыла, әмма Татарстанда һәр торак пункт бай мәдәни-тарихи мирасны саклаучы булып тора. Шул ук вакытта теләсә кайсы моношәһәрнең көчле икътисадый потенциалы бар, ул туризм үсеше аша ачылырга мөмкин», – дип билгеләп үтте ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев.  

«Прошагай город» проектына йомгак ясау кысаларында 10 моношәһәр башлыгы истәлекле дипломнар белән бүләкләнгән, аларда квестны аеруча яхшы узган. Алар арасында: Сатка, Верхняя Пышма, Выкса, Яр Чаллы, Невинномысск, Новокузнецк, Сарапул, Тольятти, Тутаев һәм Удомля.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International