Бүген Казанда «Ягулык-энергетика комплексында һәм торак-коммуналь хуҗалыкта приборлар төзү һәм автоматлаштырылган электр үткәргече» V юбилей Милли фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Чара Казан дәүләт энергетика университетында уза.
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин мөрәҗәгать итте. Олег Владимирович билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Стратегиясе-2030 нигезендә энергетика комплексы һәм машина төзелеше комплексы алты нигез икътисадый комплексына керә.
«Инновацион технологияләрне гамәлгә кертү бизнес өчен чыгымнарны киметү, бизнес-процессларның нәтиҗәлелеген арттыру, һәм, нәтиҗәдә, традицион энергетика базарларында позицияләрне ныгыту, шулай ук яңа базарларга югары технологияле продукция экспортын арттыру кебек фундаменталь мәсьәләләрне хәл итүнең мөһим элементына әверелә. Бүгенге конференция энергетикада инновацияләрне үстерүнең дөньякүләм һәм Россия тенденцияләре турында фикер алышу, дәүләт, энергетика һәм технология ширкәтләре, үсеш институтлары, фән һәм экспертлар бергәлеге вәкилләре арасында тәҗрибә уртаклашу һәм перспектив проектларны гамәлгә ашыру өчен диалог оештырырга мөмкинлек бирәчәк мәгълүмати мәйданчык булачак», - дип билгеләп үтте Олег Пелевин.
Конференциядә Россия, Әзербәйҗан, Таҗикстан, Белоруссия, Ангола, Гыйрак һәм Вьетнамның сәнәгать секторының төрле өлкәләрендә цифрлаштыру, мехатрон һәм робототехника системалары объектлары белән идарә итүгә юнәлгән 47 югары уку йорты һәм 10 сәнәгать предприятиесеннән 620 кеше катнаша.
2015 елдан 2019 елга кадәрге чорда конференциядә 2500 дән артык кеше катнашып узды, 1610 доклад бастырылды.