Татарстанлы үзмәшгульләргә 5 мең сум акча биреләчәк

2019 елның 6 декабре, җомга

Бонус алу өчен, сез profi.ru сайты һәм «Минем салым» кушымтасында теркәлгән булырга тиеш.

«PROFI.RU» аша белгечләр клиентларны табып төрле мәсьәләләрне хәл итәргә булыша. Әлеге онлайн-сервис Татарстанлы үзмәшгульләргә ярдәм итәчәк. Ел ахырына кадәр сервистагы белгечләр хисабына 5 мең бонус сум биреләчәк.

«Без легаль рәвештә эшләргә әзер булган Татарстан белгечләренә ярдәм итәргә телибез. Татарстан Республикасыннан үзмәшгуль кеше буларак теркәлгән яки моны 2019 елның 31 декабренә кадәр эшләгән һәркемгә «Профи.ру» хисабына 5 мең сум акча күчерәчәкбез. Акчаны откликка яки заказ түләүгә тотарга мөмкин. Сумма сервис ярдәмендә 50-150 мең сум акча эшләү өчен җитәчәк", - дип аңлата сервиска нигез салучы Егор Руди.

Акция 6 декабрьдә башлана. «Профи.ру»дан бонус алу өчен re@profi.ru адресына хат юлларга яисә белгечләр ярдәме чатына язарга кирәк. Бонус шул ук көнне белгеч хисабына җибәреләчәк. Үзмәшгульлек сыйфатында теркәлүне «Минем салым» кушымтасыннан белешмә белән расларга мөмкин.

«Бүген без кече бизнес вәкилләреннән салым ставкаларын киметү турында күп мөрәҗәгатьләр алабыз. Һөнәри керемгә салым - гамәлдәге салымнарның иң түбәне, һәм аңа күчү микробизнес өчен эффектив карар булып тора. 53 мең татарстанлы үзмәшгуль булган инде. Тагын 5 меңгә якын күрше төбәкләрдә яшәүче «Минем салым» кушымтасында Татарстанны үзләренең эшчәнлек төбәге буларак күрсәтте. Эксперимент уңышлы булып чыкты, һәм шушы көннәрдә генә Дәүләт Думасы депутатлары яңа режимны Россия Федерациясенең тагын 19 төбәгендә тиражлауны хупладылар», - дип шәрехләде Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев.

Татарстан 4 пилот төбәкнең берсе булды, быелның гыйнварында  республикабызда яңа салым режимы кертелде. 2019 елда Татарстан үзмәшгульләре берничә преференция һәм ташламаларга ия булды, аерым алганда, bp.zakaz.rf биржа мәйданчыгына керү һәм ярминкәләрдә бушлай катнашу мөмкинлеге, «Ак барс Страхование» дән махсус иминият продукты. Әлеге продукт больничный листны компенсацияләргә һәм «Ак барс банк» аша түләнгән салымнарның бер өлешен кире кайтарырга мөмкинлек бирә.

«Без ширкәтләрнең гражданнарны күләгәдән чыгарга һәм хокукый кырда эшләргә этәрүче инициативаларын хуплыйбыз», — дип билгеләп үтте Фәрит Габделганиев.

Салым түләү өчен декларацияләр тапшырырга һәм инспекторлар белән очрашырга кирәк түгел. Теркәлү нибары 10 минутлык эш, салым хезмәте органнарына йөреп документлар җыярга кирәк түгел. Бары паспорт һәм фотография гына кирәк. Фотографияне исә телефон камерасына аша да эшләргә мөмкин. Теркәлүне теләсә кайсы вакытта туктатырга мөмкин. Интернет аша гариза бирелүе дә җитә.

PROFI.RU бренды 2014 елда барлыкка килә. Ширкәтнең беренче проектына исә 2005 елда Россиянең ике эшмәкәре Егор Руди һәм Сергей Кузнецов нигез сала.

Глобаль сервис базасында Profi.ru 600 меңнән артык белгеч һәм 5 миллион клиент тупланган. Сервиста көненә 10 меңнән артык заказ туа.

Татарстан Республикасында якынча 30 000 белгеч заказ таба һәм сервис ярдәмендә акча эшли. Аларның хезмәтеннән инде 120 меңнән артык клиент файдаланган.

2019 елда ширкәт Forbes версиясе буенча рунетның иң кыйммәтле 20 ширкәте рейтингына керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International