Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендәге алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләрендә эшчәнлекне гамәлгә ашыру турында килешүләр төзүгә гаризаларны карау буенча комиссия утырышы кысаларында берьюлы 10 ширкәтне резидент статусында раслау турында карар кабул ителде. Алар «Яшел Үзән», «Менделеевск» һәм «Чистай» УКСИҮТләрендә урнашачак.
Бүген республика Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узган комиссия утырышында «Яшел Үзән» УКСИҮТе резидентлары сыйфатында «ТМК Групп» логистик ширкәте, «Технофлекс» җылылык изоляцияләү материаллары җитештерүче, шулай ук Wildberries һәм Ozon интернет-сәүдә операторлары расланды. Компанияләр Яшел Үзәндә склад комплекслары төзиячәкләр.
Wildberries логистик хабының беренче чиратын 2020 елның беренче яртысында эшләтеп җибәрү көтелә. Инвестицияләрнең гомуми күләме 5,5 млрд. сум тәшкил итәчәк Проект якынча 4 мең эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. OZON ширкәтләре төркеме «Ромекс-Кубань» белән берлектә логистик үзәк төзелешенә 2,9 млрд сум инвестицияли. Онлайн-сәүдә операторының бүлү үзәге 2020 елның III кварталында ачылачак, проект 2 меңгә якын яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
2019 елның ноябрендә «Яшел Үзән» сәнәгать мәйданчыгы территориясендә яңа «Казан» күпләп сату-бүлү үзәге ачылды инде, аның эше Татарстан, Удмуртия, Марий Эл һәм Чуашстан тәэминатында локаль җитештерүчеләр продукциясе өлешен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
«2019 елда без УКСИҮТләргә инвесторларны җәлеп итү эшенә игътибар юнәлттек. Әлеге инвестицион проектларны тормышка ашыру Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше бурычларын хәл итәргә ярдәм итә, шул исәптән моношәһәрләр икътисадын диверсификацияләүгә дә. Проектлар Татарстан эчке территорияләренең инвестицион үсешенә этәргеч бирәчәк һәм локаль җитештерүчеләрне милли һәм халыкара сату базарларына чыгару өчен төп инструмент булачак. Моннан тыш, бу чиктәш тармакларны үстерергә һәм бизнес-процесска КУЭ сегменты ширкәтләрен җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Аерым алганда, алар төрү тарасы, паллет җитештерүгә, транспорт логистикасы секторына җәлеп ителергә мөмкин», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының икътисад министры Фәрит Габделганиев.
Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләренең иң яше булган «Менделеевск» УКСИҮТе бүген рәсми рәвештә үзенең беренче резидентларын кабул итте. Бу исә «Концерн Карпов» тонерлар җитештерүчесе, «Барсак «Агрофирмасы» һәм резина валчыгыннан регенерат җитештерүче «Чистекс» ширкәте.
Яңалыклар «Яр Чаллы» УКСИҮТенә дә кагылды. Гамәлдәге резидентлар проектларның икътисадый күрсәткечләрен үзгәртергә, капитал салуларны һәм эш урыннары санын арттырырга дигән карар кабул иттеләр. Әйтик, Haier ширкәте Чаллыдагы үзенең көнкүреш техникасы җитештерү заводы өчен элек планлаштырылган 757 эшче урынына 1,4 мең хезмәткәр җәлеп итәчәк. Суыткычлар җитештерүче заводына исә 375 эшче урынына 800 не.
Чистайда үз производстволарын «Кою-механика заводы», «Чистай пластмасса заводы», чистартылган җитен җепселләре җитештерүче «Чистекс» ширкәте ачачак.