Ozon Татарстан Республикасында логистика үсеше өчен кече һәм урта бизнес белән бергә партнерлык программасын эшләтә башлыячак

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Интернет-мәйданчык соңгы мильне үстерү буенча масштаблы программаны башлап җибәрә – ул Татарстан Республикасының кече һәм урта бизнеска ярдәм итү чараларының тулы бер исемлеген үз эченә ала.

Татарстан Республикасы эшкуарлары Ozon белән товар бирүнең агентлык пунктларын ачу, постаматлар урнаштыру, заказлар китерү, курьер хезмәтләре күрсәтү кебек берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлек итә алачаклар. Ozon шулай ук Ozon.Invest ның p2b-платформасы аша старт чыгымнарын финанслау һәм махсус укыту программасыннан башлап элмә такталар, плакатлар һәм башка POSM кебек бушлай брендлы материаллар тапшыру һәм партнерга махсус бәяләр буенча җиһазлар сатып алуга кадәр кече һәм урта бизнеска ярдәм итүнең берничә чарасын күздә тота. Өстәмә табышның тагын бер мөмкинлеге булып Ozon рефераль программасы тора: эшмәкәрләр үзләренең товар тапшыру пунктларында клиентларга баллар тупларга мөмкинлек бирәчәк промокодлар өләшә ала (аларны шулай ук сумнарга конвертацияләргә мөмкин). 

Хезмәттәшлекне заказлар бирү пунктын ачудан башларга теләгән Татарстан эшкуарларына өч партнерлык пакеты тәкъдим ителә – сайлап алынган параметрларга карап, алар бирелгән заказ өчен 50, 70 яки 90 сум акча эшли ала, бу элеккеге ставкадан ике тапкыр диярлек артыграк. Бүләкләү шартлары бинаның урнашу урынына, аның мәйданына (саклау мәйданын да кертеп), заказлар бирү пунктында киенү бүлмәсе булуына, эш режимына һәм Ozon брендын куллануга бәйле.

Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү һәм стимуллаштыру максатыннан беренче өч айда Ozon һәр тапшырылган заказ өчен икеләтә ставка буенча түләячәк . Әйтик, күләме 1000 заказ һәм ставкасы заказ өчен 90 сумга кадәр булганда, партнер заказ өчен  аена 100 000 сумнан артык акча ала алачак. Интернет-мәйданчык шулай ук "конкуренциядән яклау" ны гарантияли – берничә йөз метр радиуста (торак пунктка бәйле рәвештә) Ozon бирүнең башка нокталары булмаячак. Ozon шулай ук агентлык бирү пунктының географик зонасында логистик хезмәтләр күрсәтү параметрын да күздә тоткан – эшмәкәрләр постаматка заказлар биргән өчен 160 сум яки клиент заказын китергән өчен 130 сум акча эшли ала. Интернет-мәйданчык башка ширкәтләрнең заказларын бирүдә партнерларны чикләмәячәк, бу аларга үз челтәрен булдыру һәм масштаблау өчен күбрәк мөмкинлекләр бирәчәк.

Моннан тыш, партнерлар постаматлар өчен үз мәйданнарын арендага бирә ала яки мөстәкыйль рәвештә урнаштырырга мөмкин.

Әйтик, Казанда заказлар бирү буенча Ozon ширкәтенең 44 пункты һәм 239 постаматы эшләп килә - Казанның 10нан 9 клиенты әлеге каналларны сайлап ала. Быел республика башкаласыннан килгән интернет-мәйданчык клиентлары 460 меңнән артык заказ ясаган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,5 тапкырга күбрәк – мондый үсеш темплары җиткерү каналларын тиз масштаблауны таләп итә. "Быел Ozon төбәкләрдә кече һәм урта бизнесның үсеш драйверы булды – эшкуарлар үз товарларын маркетплейста актив тәкъдир итәләр, ләкин шуның белән безнең хезмәттәшлек тәмамланмый – соңгы мильне үстерү буенча яңа программа тиз үсә торган e-commerce базарында өстәмә табышка ия булу мөмкинлеге бирә, хәтта товарлар җитештерү һәм сату белән бәйле булмаган бизнесларга да. Бирү пунктларын ачу, постаматлар урнаштыру һәм җирле эшмәкәрләр белән хезмәттәшлектә курьер хезмәтләре күрсәтү хисабына без төбәктә илтеп бирү каналларын оператив рәвештә масштаблый алабыз, димәк, Татарстан Республикасында яшәүчеләр өчен онлайн-шопингны тагын да уңайлырак һәм үтемле итә алабыз", - ди Ozon китереп тору чылбыры директоры Андрей Павлович.

Ozon белән төрле юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итү өчен Татарстан Республикасы бизнесменнарына ИЭ статусын яки ҖЧҖ булдырырга кирәк. Бирү пунктын ачарга теләгән эшкуарлар шулай ук акчаны инкассацияләү, интернетка керү, касса аппараты, компьютер яки ноутбукка ия булырга тиеш. Постамат урнаштыру өчен эшмәкәргә бары коммерция мәйданының 1 кв. метры, розетка һәм объектка сатып алучылар өчен ачык керү кирәк. Шул ук партнерлар штатында курьер яки, әйтик, посылкалар ташу өчен автомобиль кебек өстәмә ресурсларга ия булганда курьер хезмәтен дә күрсәтә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International