Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Икътисад министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык төп баскычлары
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Министрлык каршындагы киңәшмә органнары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Ветераннар советы
Контактлар
Эшчәнлек
Кризиска каршы чаралар
Инновацияләр
Эшчәнлек
Государственные программы
Илкүләм проектлар
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Кадрлар сәясәте
Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру
Коррупциягә каршы тору
Эшкуарлыкка ярдәм итү
Җитәкчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру
Матбугат үзәге
Министрның рәсми чыгышлары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре
Пресс-релизлар
Журналист эшләре конкурсы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Яңалыклар лентасы
Кире элемтә
Сайт эшчәнлеген тәэмин итү
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Министрлык документлары
Министрлык тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителгән норматив хокукый актларны һәм башка карарларны дәгъвалау тәртибе
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасы Конституциясе
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган материаллар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелә торган сораулар
Кирәкле мәгълүматлар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы
ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов: “Безнең бурыч – дәүләт акчаларын бүлү генә түгел, ә нәтиҗәле эшмәкәрләргә ярдәм итү”
2012 елның 23 октябре, сишәмбе
Бу хакта ул Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте. Брифингта шулай ук икътисад министры урынбасары - Эшмәкәрлеккә ярдәм итү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин да катнашты.
Искәртеп үтсәк, агымдагы елның 11 октябрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм һәм үстерү өлкәләрен дәүләт тарафыннан җайга салу функцияләрен ТР Икътисад министрлыгына тапшыру турындагы Указы дөнья күрде. Узган атнада ТР Хөкүмәтенең Икътисад министрлыгының нигезләмәсенә үзгәрешләр кертү хакындагы карары да чыкты. Шул рәвешле, хәзерге вакытта Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм буенча барлык вәкаләтләр һәм функцияләр тулысынча икътисад министрлыгы кулында.
Бүген Хөкүмәт йортында узган брифингта министр Мидхәт Шаһиәхмәтов тапшырылган функцияләрне гамәлгә ашыру өчен министрлык составында Эшмәкәрлеккә ярдәм департаменты төзелүен, аның штатының формалашып бетүен хәбәр итте. Департаментны Рөстәм Сибгатуллин җитәкли. Ул шул ук вакытта ТР икътисад министры урынбасары постын били.
Мидхәт Шаһиәхмәтов министрлыкта эшмәкәрләр өчен финанс-хокукый консультацияләр бүлеге эшли башлавын да хәбәр итте. Эшмәкәрләр әлеге бүлеккә ярдәм программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә ала. “Моңа кадәр эшмәкәрләргә ярдәм буенча гамәлдә булган барлык программалар да эшләячәк, игълан ителгән конкурслар буенча заявкаларны кабул итү дәвам итә”, -ди министр. Хәзер инде заявкалар министрлыкка: Мәскәү урамы, 55 йорт (125 нче кабинет) адресы буенча алына.
Министр ассызыклап узганча, эшмәкәрлеккә ярдәм мәсьәләләре Икътисад министрлыгы эшчәнлегендә яңа юнәлеш түгел. “Бу юнәлеш без моңарчы алып барган инвестицияле, инновацион эшчәнлек, территорияләрне, көндәшлекне үстерү юнәлешләренә органик рәвештә керешеп китәчәк”, -дип саный ул.
“Эшмәкәрлекне үстерү функцияләрен Инвестицион үсеш агентлыгыннан алып министрлыкка тапшыру республикада эшмәкәрләргә ярдәм чараларының кимүенә китермәячәк. Быел бу максатларга федераль һәм республика казналарыннан каралган ярдәм күләме 1 млрд сумнан артып китә. Алынган бер генә заявка да игътибардан читтә калмаячак”, - дип ышандырды министр.
Мидхәт Шаһиәхмәтов ассызыклаганча, хәзер бурыч – программалар буенча дәүләт акчаларын бүлү генә түгел, аның эшмәкәрләргә нәтиҗәле ярдәм итүенә ирешү. Эшне системага салу, эшмәкәрләргә ярдәм чараларының ачыклыгын тәэмин итү максатыннан, республикада кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү һәм исәпкә алуның бердәм системасы төзеләчәк. Ул барлык программалар буенча заявкаларны электрон формада кабул итү системасын, заявкаларның бердәм реестрын, заявкаларны бәяләү критерийларының ачык системасын, эшмәкәрлеккә ярдәм чараларының республика буенча үзәкләштерелгән базасын үз эченә алачак. Мидхәт Шаһиәхмәтов киләчәктә республикада кече инновацион компанияләргә дәүләт ярдәме мәсьәләсенең каралачагын да җиткерде.
“Татар-информ” материаллары буенча.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан җитештерүчеләре Минскта ритейл көннәрендә катнаша ала
Икенче июньдә Минскта кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен Белоруссия һәм Рәсәйнең иң эре ритейлерлары белән B2B-сессия узачак. Сөйләшүләр һәм продукцияне тәкъдир итү ритейл көннәре кысаларында узачак, чараны КУЭ Корпорациясе оештыра.
15
май, 2026 ел
Татарстанда уникаль товарларны яклау һәм төбәк брендларын үстерү турында сөйләячәкләр
Егерменче майда “Уникаль осталык Үзәге” Конференц-залында "Рәсәйнең төбәк брендлары - үсешнең яңа нокталары” укыту семинары узачак, анда катнашучылар эксклюзив продукциягә хокукны ничек якларга һәм локаль брендны ничек үстерергә икәнлеге турында беләчәкләр.
Татарстанда ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белән документларны килештерү сроклары 90 көннән 5 көнгә кадәр кыскартылды
Татарстанда Бердәм килештерүләр Кабинеты эшләтеп җибәрелгәннән бирле платформага 43 ресурс белән тәэмин итүче оешма (РСО) кушылды, шул исәптән “Сетевая компания”, “Водоканал” һәм “Газпром трансгаз Казань” базарының эре вәкилләрен дә кертеп. Шуның аркасында РСОдан җаваплар бирү вакыты 90 көннән 5 көнгә кадәр кыскарды, бу инвестпроектларны гамәлгә ашыруны тизләтә.
Партнерлык финанславы аша инвестицияләрнең потенциаль күләме триллион сумга җитәргә мөмкин
“БДБда ислам финанслары - потенциаллар һәм чакырулар” партнерлык финанслау һәм инвестицияләр буенча AAOIFI 2 нче Халыкара конференциясендә Рәсәй Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Аксаков Рәсәйдә ислам финанслары базарының җитди потенциалын билгеләп үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз