«СИМП»" ширкәтенең инвестицион проекты «Түбән Кама» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару өчен гаризаларны карау комиссиясе тарафыннан хупланды.
Ширкәт полипропилен торбалар җитештерүне оештырырга ниятли. Яңа куәтләр булдыруга инвестицияләр күләме 22,6 млн. сум тәшкил итәчәк, шулардан капиталь кертемнәр күләме – 18,3 млн.сумнан артык.
Инвестицион проектны тормышка ашыру Татарстан Республикасының икътисади үсеш бурычларын, шул исәптән Түбән Кама моношәһәре икътисадын диверсификацияләү бурычларын хәл итүгә ярдәм итәчәк. Яңа җитештерү объектын эшләтеп җибәрүдән социаль эффект 20 дән артык эш урыны булдыруда чагылыш табачак.