Калган эш күләме октябрь аенда тәмамланачак. Татарстанда милли проектларны гамәлгә ашыруның якынча нәтиҗәләрен республиканың икътисад министры Фәрит Габделганиев ясады.
Бүген Эшкуар йортында Татарстан Республикасы командасын РАНХиГСта укыту программасы кысаларында милли проектларны гамәлгә ашыру буенча стратегик сессия уза. Экспертлар «Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм итү», «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» дигән өч илкүләм проектны гамәлгә ашыруны җентекләп тикшерәчәк, аларны гамәлгә ашыруда куркынычларга һәм административ киртәләргә аерым игътибар бирәчәк.
Икътисад министрлыгы Татарстанда милли проектлар буенча проект эшчәнлегенең координаторы булып тора: ведомство оператив мониторинг алып бара, чараларның вакытлы булып булмавына анализ ясый, максатчан күрсәткечләргә ирешү куркынычын бәяли һәм барлык илкүләм проектларны уңышлы гамәлгә ашыру өчен тәкъдимнәр әзерли.
1 октябрьгә Татарстанда, Фәрит Габделганиев сүзләренчә, төбәк проектларын гамәлгә ашыру кысаларында гомуми суммасы 13,4 млрд.сум тәшкил иткән барлык дәүләт контрактларының 90% төзелгән. Калган контрактлар октябрь дәвамында төзеләчәк.
Татарстан 12 милли проектта катнаша. Әлеге проектлар кысаларында икътисадның һәм социаль өлкәнең өстенлекле тармакларына кагылышлы 49 региональ проектны гамәлгә ашыра.
Аларны гамәлгә ашыру өчен 2019 елда 25,7 млрд. сум бүлеп бирелә: федераль бюджеттан 18,1 млрд.сум һәм төбәк бюджетларыннан 7,6 млрд. сум. 10 октябрьгә 17,9 млрд. сум кергән, ягъни еллык планның 70% ы, 15 млрд. сум үзләштерелгән, ягъни еллык планның 58,5% ы.
«Без бүлеп бирелгән акчалар максималь нәтиҗәле кулланылсын һәм татарстанлылар милли проектларны тормышка ашыруның реаль нәтиҗәсен тойсын дип тырышабыз", - дип йомгак ясады Фәрит Габделганиев.