Агымдагы елның 9 аенда Татарстанның кече һәм урта бизнесына гарантия ярдәме 2 тапкырга диярлек артты

2019 елның 4 октябре, җомга

2019 елның 9 аенда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган республика Гарантия фонды тарафыннан бирелгән әкаваплылыкчылыклар суммасы узган елгы финанс ярдәме күләменнән 1,7 тапкырга артып киткән.

2019 елның 9 аенда ТР Гарантия фонды 1 млрд 104 млн сумлык 178 әкаваплылыкчылык биргән. Финанслауның фонд гарантиясе исеменә җәлеп ителгән гомуми күләме 3 млрд 858 млн сум тәшкил иткән.

Бу 2018 елның шул ук чоры өчен бирелгән әкаваплылыкчылыклар күләме буенча күрсәткечләрдән 1,7 тапкырга күбрәк. Узган елның 1 гыйнварыннан 30 сентябренә кадәр эшмәкәрләргә 668 млн сумлык 95 әкаваплылыкчылык бирелгән. Бу вакыт эчендә КУЭ субъектлары бизнесны үстерүгә 2 млрд 211 млн сум акча алган.

«Республикада эшкуарлык институтына ярдәм итү программасы Татарстанга 2019 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча КУЭ субъектларына бирелгән кредитларның суммар күләме буенча Россия төбәкләре арасында лидерлыкка чыгарга мөмкинлек бирде. Бу нәтиҗәгә ТР Гарантия фонды зур өлеш кертте, аның белән хезмәттәшлек иткәндә эшмәкәрләр 2,5 млрд.сумнан артык кредит җәлеп итә алдылар. Бу - Милли гарантия системасы кысаларында Татарстан эшкуарларына бирелгән кредитларның гомуми суммасының 62,3% ы", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының икътисад министры Фәрит Габделганиев.

Шул ук вакытта Татарстан Республикасы Гарантия фонды нигезендә эшли торган бердәм кредит бирү үзәге аша агымдагы елда иң яраклы кредит продуктын сайлап алуда һәм эшмәкәрләрнең 186 гаризасы буенча кирәкле документлар пакетын формалаштыруда ярдәм күрсәтелде. ЕЦК аша җәлеп ителгән кредитлар суммасы 618,5 млн сум тәшкил иткән.

Кече һәм урта бизнес вәкилләре арасында «Стандартный» һәм «Авылда эшмәкәрлек» фонды программалары кысаларында тәкъдим ителгән ярдәм чаралары аеруча популяр булып чыкты. Алар буенча 111 һәм 26 әкаваплылыкчылык бирелгән.

«Стандартный» гарантия продукты буенча бирелгән әкаваплылыкчылыклар суммасы 761 млн.сумнан артык тәшкил итте, ә эшкуарлар өчен хупланган кредитларның гомуми суммасы исә 2,2 млрд. сум. Бу программа буенча әкаваплылыкчылыкның максималь күләме кредит суммасының 50 процентын тәшкил итә һәм 30 млн. сумга кадәр җитәргә мөмкин. Шул ук вакытта кредитны бурычка алучының үз асламы белән тәэмин итү кимендә 30% булырга тиеш.

2018 елның маенда авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен махсус рәвештә эшләтеп җибәрелгән «Авылда эшкуарлык» программасы үз эшен дәвам итә. Агымдагы елның 9 аенда аның буенча бирелгән әкаваплылыкчылыклар суммасы 63,5 млн сум, ә фермерлар җәлеп иткән кредитларның гомуми суммасы 202,2 млн сум тәшкил итә. Татарстан Республикасы Гарантия фондының әлеге продукт буенча әкаваплылыкчылык күләме кредит суммасының 70% ына кадәр җитә. Бүләкләү буенча ставка минималь һәм 0,5% тәшкил итә.  Әкаваплылыкчылыкның максималь суммасы 5 млн. сум тәшкил итә.

Калган йөкләмәләр Татарстанның кече һәм урта бизнес өчен Гарантия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Сәнәгать үсеше», «Согарантия», «Мөмкинлекләр күпере» һәм «Гарантия агымы» программалары кысаларында бирелде.

Соңгысы 2019 елның июлендә генә эшли башлады, әмма аның буенча 12,7 млн сумлык кредит өчен 6,3 млн сумлык 8 әкаваплылыкчылык бирелгән инде.

Белешмә: Татарстан Республикасы Гарантия фонды 2011 елда Татарстан Икътисад министрлыгы инициативасы буенча оештырылды. Хәзерге вакытта Фонд 43 банк, 4 лизинг ширкәте, микрофинанс оешмасы, «ТР Инвестиция-венчур фонды», Сәнәгатьне үстерү фонды һәм Моношәһәрләрне үстерү фонды белән хезмәттәшлек итә. Эш барышында эшкуарларга 5,2 млрд. сумлык 1 271 әкаваплылыкчылык бирелгән, бу кредитны 18,7 млрд.сум күләмендә тәэмин итәргә мөмкинлек биргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International