Мегаферма өчен гарантия ярдәме

2019 елның 13 сентябре, җомга

Балтач районында 4 мең баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән ферма төзи башладылар. Проектны гамәлгә ашыруга Татарстан Икътисад министрлыгы карамагындагы Республиканың Гарантия фонды ярдәм итәчәк.

Татарстанда 4 мең баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән ферма төзи башладылар. Ярты миллиард сумлык проектны Балтач районының Иске Салавыч авылында «Татарстан» авыл хуҗалыгы оешмасы тормышка ашыра. Проектны 2019 ел ахырына тәмамлау планлаштырыла.

Предприятиедә үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнәләр. Хуҗалыкта 3 меңгә якын мөгезле эре терлек бар. Тәүлегенә 23 тоннага кадәр сөт җитештерәләр. Чималны Балтач сөт комбинатына саталар.

Мегаферма төзелеше эре мөгезле терлекләр санын 2 мең башка, савымны исә тәүлегенә 44 тоннага кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Комплекс сип-панельләрдән төзелгән ике заманча сыер абзарын үз эченә алачак. Бу уңай температураны ел дәвамында саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.  Сөт-саву блогында «карусель» автоматлаштырылган саву комплексы урнаштыру планлаштырыла.

Тагын бер технологик карар - сыерлар өчен «кухня» эшләтеп җибәрү. Бу-Балтач районында үзенең азык үзәге булган бердәнбер ферма. Төп җиһазлар исә моноказык әзерләү өчен зур Израиль миксерлары. Бу савым күләмен арттырырга һәм чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Проектның бәясе 450 миллион сум. Аны гамәлгә ашыру өчен предприятиегә бурычка алынган акча кирәк. Әлеге акчаны Татарстан Икътисад министрлыгына караган республиканың Гарантия фонды җәлеп итәргә ярдәм итәчәк. Предприятие Гарфонд ярдәмен сорап беренче тапкыр гына мөрәҗәгать итми. Күптән түгел генә «Татарстан» АХП «Россельхозбанк» та әйләнештәге акчаларны тулыландыру өчен 35 миллион сумлык кредит алган.  «Авылда эшмәкәрлек» программасы буенча фонд 10 миллион сум күләмендә әкаваплылыкчылык биргән.

Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры билгеләп үткәнчә, «Татарстан» АХП - Балтач районының алдынгы хуҗалыкларының берсе. Гарантия фонды «Авылда эшмәкәрлек» ташламалы продукты кысаларында әкаваплылыкчылык бирде. Без мегаферма төзү буенча инвестиция проектына да ярдәм итәргә ниятлибез.  Гомумән алганда, Гарантия фонды тарафыннан предприятиегә күрсәтелгән ярдәм күләме 30 миллион сум тәшкил итәчәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International