АлмА» МИЗы яңа инвестпроектларны тикшерә

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

«АлмА» махсус икътисадый зонасы территориясендә 49 млрд. сумнан артык суммага яңа инвестпроектларны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Аларны тормышка ашыру 1000нән артык эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «АлмА» махсус икътисадый зонасы территориясендә инвестицион проектларны гамәлгә ашыру буенча ниятләр турында потенциаль инвесторлар белән килешүләр төзеде.

Яңа җитештерү объктларын Әлмәттә урнаштыру планлаштырыла. Шулай итеп, «Полиолефиннар» ҖЧҖ полипропилен, «Малеик» ҖЧҖ малеин ангидрид, «Вентокс» ҖЧҖ углепластиклар, «СтройСервис» ҖЧҖ исә сәнәгать һәм гражданлык төзелеше өчен пенополистирол нигезендә эшләнмәләр җитештерүне оештырырга ниятли.

Инвестицияләрнең гомуми күләме 49 млрд. сумнан артык булыр дип көтелә. Әлеге инвестпроектларны гамәлгә ашыру 1000нән артык эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «АлмА» махсус икътисадый зонасының кызыксынган инвесторларыннан гаризалар кабул итүне дәвам итә.

Кире элемтә формасы түбәндәге сайтта урнаштырылган: http://mert.tatarstan.ru/rus/oez-alma.htm.

Инвесторларга техник таләпләрне һәм элемтә өчен мәгълүмат күрсәтергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International