Дәүләт ярдәмен Татарстан Республикасының 40 районы һәм Казан шәһәренең кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары алды.
Беренче яртыеллыкта бирелгән акчаларның гомуми суммасы 365 млн. сум тәшкил итте. Кредитлар хезмәт күрсәтү, җитештерү, авыл хуҗалыгы һәм сәүдә өлкәләреннән эшмәкәрләргә бирелде. Быел алты айның микрозаймнар портфеле узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 278% ка артты.
Заем микрофинанславы КУЭка дәүләт ярдәменең иң популяр булган чараларының берсе һәм республика икътисад министры Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, яңа эш башлаучы эшмәкәрләргә аеруча кирәк. Аннан һәркем файдалана алсын өчен быел процент ставкасы 8% тан 7,5% ка кадәр киметелде, шулай ук эшчәнлек төрләре исемлеге киңәйтелде. Хәзер микрозаймнар артыннан сәүдә өлкәсендә эшләүче эшкуарлар да мөрәҗәгать итә ала.
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү Фонды тарафыннан махсус эшләнгән «Экспортер» һәм «Социаль эшкуар» программалары 2019 елда яңалык булды. Бу ике программа кысаларында ташламалы ставка 5% тәшкил итә. Шул ук вакытта бер заемчыга максималь лимит 5 млн сумга кадәр арттырылган.