Социаль проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган оешмалар өчен субсидияләр бирү конкурсы

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

15 июльдән социаль әһәмияткә ия булган проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү буенча конкурска гаризалар кабул ителә башлады.

Конкурс ике юнәлеш буенча уза: гражданлык җәмгыяте институтларын һәм гражданлык инициативаларын үстерү һәм гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту өчен шартлар тудыру.

Теркәлгән документлар белән гаризалар 2019 елның 23 августына кадәр кабул ителә.

Документлар исемлеге белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: http://mert.tatarstan.ru/rus/konkurs-so-nko-na-pravo-polucheniya-subsidii-iz-3748217.htm.

Коммерциячел булмаган һәр оешма проект белән бер генә заявка бирә ала, аны тормышка ашыру вакыты 12 айдан артмаска тиеш.

Катнашу сораулары буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының икътисад һәм социаль өлкә тармакларын үстерү бүлегенә яисә коммерциячел булмаган оешмаларның муниципальара ресурс үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин:

1. «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» КБО каршындагы социаль өлкә инновацияләр үзәге (социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча ресурс үзәге):

- 420021, Казан шәһәре, Петербург ур., 28 йорт (8 (843) 222-90-60 (доб. 211, 212), 8 (903) 342 02 39, ciss.rt@mail.ru, adg1981@mail.ru)

- 423578, Татарстан Республикасы, Түбән Кама шәһәре, Җиңүнең 30 еллыгы ур., 2/39, 8 (917) 886-51-85,

2. «Вертикаль» социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның ресурс үзәге» автоном коммерциячел булмаган оешмасы:

- 423450, Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәре, Лермонтов ур., 45 (а) (8 (917) 221-70-70, 8 (996) 335-18-10, rcv16@.mail.ru, 2217070@mail.ru)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International