Яр Чаллы Россиянең иң яхшы моношәһәрләре исемлегенә керде

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

Татарстанның Яр Чаллы моношәһәре 2018 ел нәтиҗәләре буенча Россиянең иң яхшы моношәһәрләре исемлегенә керде.

Бүләкне бүген Тольяттида ачылган РФ моношәһәрләрен үстерү буенча Бөтенроссия киңәшмә-форумында тапшырдылар.

Рейтинг Россия Федерациясенең барлык 319 моношәһәрен бәяләү нигезендә Моношәһәрләр үсеше фонды тарафыннан әзерләнде.

Топ-10 рейтингы моношәһәрләрнең иң көчле һәм перспективалы якларын ачыкларга, шулай ук моношәһәрләрдә тормыш сыйфатын яхшырту буенча иң уңышлы проектларны билгеләргә ярдәм итә.

«Безнең бәяләүләр буенча, үсешләрендә иң зур активлык күрсәткән шәһәрләр - барлык булган ярдәм чараларын тулысынча кулланучылар. Шулай ук әйтеп узган шәһәрләр үсешкә юнәлдерелгән командалар катнаша торган белем бирү программасы кысаларында алынган белемнәрдән файдалана белүчеләр», - дип билгеләп үтте «МОНОГОРОДА.РФ» фонды җитәкчесе, ВЭБ.РФ рәисе урынбасары Ирина Макиева.

«Яр Чаллы өченче ел рәттән Россиянең иң яхшы моношәһәрләре исемлегенә керә. Без шундый югары бәя биргәннәре, шулай ук инициативаларыбызга һәрьяклы ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтлебез», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев.

Министр искәрткәнчә, Татарстан белән Моношәһәрләрне үстерү фонды хезмәттәшлеге кысаларында 2015 елдан Яр Чаллының сәнәгать зонасында юл инфраструктурасы, «Үсеш» сәнәгать паркының инженер инфраструктурасы булдырылды һәм реконструкцияләнде. Икмәкле, Индустриаль, ХХХ һәм ХХХІ юллары реконструкцияләнде. Haier кер юу машиналары һәм кухня җиһазлары заводлары өчен челтәрләр төзелә.

2016 елдан башлап Татарстан һәм Фонд арасында шәһәрнең эре инвестицион проектларын үстерү өчен заем акчаларын җәлеп итү турында килешү тормышка ашырыла.

Шулай итеп, 2016 елның августында «Мастер «КИП» АҖ һәм Фонд арасында «Мастер» Кама индустриаль паркының алтынчы чиратын төзү өчен еллык 5% белән 898 млн сум күләмендә заем акчалары бүлеп бирү турындагы килешүгә кул куелды. Күрсәтелгән ярдәм «Мастер» КИП»ына кыска вакыт эчендә кече һәм урта эшкуарлык вәкилләренә арендага бирү өчен, өстәмә 171 мең кв. м җитештерү мәйданнары әзерләргә мөмкинлек бирде.

2017 елның июнендә «Кама-Трейд Татарстан» ҖЧҖ һәм Фонд арасында Чаллы шәһәрендә EPS-чистарту буенча сервис металл үзәген булдыру проекты өчен 7 елга 5% белән 216 млн сум күләмендә заем акчалары бүлеп бирү турында килешүгә кул куелды.

Быел Фонд «Ремдизель» АҖнең махсус сакланган автомобильләр җитештерүне булдыру өчен елына 0% белән 250 млн. сум күләмендә займ алу гаризасын хуплады.

Чаллы белән беррәттән иң яхшы ун моношәһәр исемлегенә Павловск (Воронеж өлкәсе), Котовск (Тамбов өлкәсе), Тутаев (Ярославль өлкәсе),Череповец (Вологда өлкәсе), Губкин (Белгород өлкәсе), Тейково (Иваново өлкәсе), Глазов (Удмуртия), Выкса (Түбән Новгород өлкәсе), Невинномысск (Ставрополь крае) кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International