Татарстанның ике авыл хуҗалыгы предприятиесе сезонлы кыр эшләрен уздыруга Татарстан Икътисад министрлыгының «Авылда эшкуарлык» программасы ярдәмендә 4 млн сум акча алды.
Лениногорскның «ЛЕНИН» ҖЧҖ предприятиесе сезонлы кыр эшләрен уздыруга «Россельхозбанк»та еллык 5% белән 3 млн сум күләмендә кредит алды. Икътисад министрлыгына карамагындагы Гарантия фонды 1,3 млн сумга поручитель булды. Бүген хуҗалыкта мең баш мөгезле эре терлек, үз ашлык склады, бәрәңге саклау урыны һәм административ бина бар.
Алексеевск районыннан бөртекле культуралар үстерү белән шөгыльләнүче эшкуар Владимир Грунин да «Авылда эшкуарлык» программасы буенча финанс ярдәме алды. Арендага алынган 759 гектар җирдә эшкуар бодай, арпа һәм солы үстерә. Сезонлы кыр эшләрен үткәрүгә ул «Россельхозбанк»та 1 млн сум күләмендә займ алды. Татарстан Республикасы 500 мең сумга поручитель булды.
2019 ел башыннан «Авылда эшкуарлык» программасы буенча 17 поручительлек бирелде, поручительлек суммасы 31,94 млн сум тәшкил итте, җәлеп ителгән кредитлар суммасы - 123,8 млн сум.
«2021 елга кадәр КУЭ илкүләм проекты кысаларында Татарстан авыл хуҗалыгына ярдәмгә 678 млн сумнан артык өстәмә акча бүлеп бирелде. Акчалар «Фермерларга ярдәм системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проекты буенча финанслауга юнәлдереләчәк, - дип шәрехли Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев. – Авыл хуҗалыгы – Татарстан өчен стратегик әһәмияткә ия икътисад тармагы, без бүген авылда эшкуарлыкка зур игътибар бирәбез. Шул ук вакытта без эшкарларга финанс кына түгел, белем бирү өлкәсендә дә ярдәм күрсәтергә тырышабыз, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге, яңа салым режимы буенча консультация бирәбез, биржа мәйданчыгында эшне үзләштерергә булышабыз».