2019 ел башыннан Татарстанның 135 кече һәм урта эшкуарлык субъекты дәүләттән 305 млн сум күләмендә финанс ярдәме алды. Бу - 36 муниципаль район, шул исәптән Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт вәкилләре.
Кредитларны Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Микрофинанслау үзәге бирде. Алынган акчалар җитештерүне киңәйтүгә, заманча җиһазлар сатып алуга һәм яңа производстволар ачуга тотылачак.
2014 елның сентябрендә ачылу дәвереннән алып, Эшкуарлыкка ярдәм фондының Микрофинанслау үзәге 2 млрд сумга 1,4 мең кредит бирде.
«Без 2019 елның 5 ае эчендә микрозаймнар бирү планын 117%ка арттырып үтәдек, ләкин ирешелгәннәрдә тукталырга җыенмыйбыз, чөнки Татарстан эшкуарлары арасында әлеге хезмәткә ихтыяҗ барлыгын күрәбез, - дип шәрехли Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев. - Микрозайм - беренчел бизнес-мәсьәләләрне хәл итү өчен бик тиз бурычка алырга мөмкинлек бирә торган продукт. Безнең максат - беренчедән, микрозаймнар бирү процессын гадиләштерү, икенчедән, аны бирү вакытын киметү. Хәзер без бизнес-процессларны оптимизацияләү өстендә эшлибез, һәм якын арада бизнес-бергәлеккә камилләштерелгән продуктны тәкъдим итәчәкбез».