Татарстан фермерларына ярдәмгә өстәмә 678 млн сум бүлеп бирелде

2019 елның 24 мае, җомга

2021 елга кадәр КУЭ илкүләм проекты кысаларында Татарстан авыл хуҗалыгына ярдәмгә 678 млн сумнан артык өстәмә акча бүлеп бирелде.

"Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм" илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасына 2020-2021 елларда өстәмә рәвештә 678 млн сумнан артык акча бүлеп бирелде.

Акчалар "Фермерларга ярдәм системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү" төбәк проекты буенча финанслауга юнәлдереләчәк.

Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев шәрехләгәнчә, өстәмә чараларны исәпкә алып, 2019-2021 елларга КУЭ илкүләм проекты буенча авыл эшкуарларына гомуми ярдәм күләме 1,097 млрд. сумнан артык тәшкил итәчәк. Аның 418,8 млн. сумын республика 2019 елда ук алачак, 2020 елга - 327 млн.сумнан артык һәм 2021 елга 351 млн. сум акча салынган.

Федераль бюджеттан 2019-2021 елларда республиканы КУЭ илкүләм проекты буенча финанслауның гомуми күләме 2 875 421,7 мең сумга кадәр арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International