Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлык советының XI киңәйтелгән утырышында бүген Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Чара "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында (Казан) уза.
"Рәсми Татарстан" сайтында утырышның онлайн-трансляциясе оештырылды.
Искәртеп үтәбез, утырышта Россия Федерациясе Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов катнаша. Чара кунаклары арасында шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Геннадий Онищенко, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Инвестицион сәясәт департаменты директоры Милена Арсланова һәм башкалар бар.
Утырышта 200дән артык эшкуар катнаша.
Чараның модераторы - эшкуар Айдар Исмәгыйлов.
Көн тәртибенә үзмәшгуль эшкуарлар эшчәнлеген үстерү һәм аңа ярдәмнең үзмәшгуль кондитерлар өчен санитар нормалар, банклар белән эшләгәндә үзмәшгуль эшкуарларның рискларын киметү, чит ил гражданнарын үзмәшгульләр сыйфатында теркәү, үзмәшгульләрнең дәүләт сатып алуларында катнашуы, үзмәшгульләрнең юридик затлар белән хезмәттәшлеге һәм үзмәшгульләр өчен яңа сату базарлары кебек темалары чыгарылды.
Сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген үзмәшгульләр мәсьәләсе - бик актуаль, дип белдерде. Ул искәртеп узганча, Татарстан 2019 елның 1 гыйнварыннан үзмәшгульләр өчен эксперименталь салым режимы кертелгән дүрт пилот төбәге исәбенә керде. Шул рәвешчә, агымдагы елның 4 мартына республикада 4 меңнән артык үзмәшгуль граждан теркәлде.
"Минем шәхси фикерем - үзмәшгульләр турында карар бик дөрес, җитәрлек дәрәҗәдә эшкәртелгән. Тик, шуңа да карамастан, без барлык шушы карашларны гамәлгә ашыра башлагач, күп кенә мәсьәләләрнең эшләп бетерү таләп итүен аңладык. Шул исәптән федераль дәрәҗәдә эшләп бетерүне".
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген биредә федераль органнардан, шул исәптән Россия Дәүләт Думасыннан, РФ Икътисадый үсеш министрлыгыннан коллегалар бар һәм бүген аларга проблемаларны, хәл ителмәгән, төрлечә аңлап булган юридик яки хокукый мәсьәләләрне җиткерү, әлеге законны файдалы итү һәм без теләгәнчә эшләтү мөмкинлеге бар.
"Безнең илдә кешеләргә легаль бизнеска тынычлап чыгарга мөмкинлек бирә торган адымнар кирәк, дип саныйм. Бүген болар чынга ашсын өчен кайбер гамәлләрне кылу зарур. Бездә фикер алышыр өчен беничә тема бар", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук элегрәк проект төркемнәре буенча эш башкарылуын искәртте.
Россия Федерациясе Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов, үз чиратында, белдергәнчә, дүрт төбәктә уздырыла торган эксперимент кысаларында Казан - төрле юнәлешләрдә эшли торган күп кенә эшкуарлык квалификацияләре үзәге ул.
"Нәкъ менә монда без кече һәм урта бизнесның эшләвен күрәбез, шуңа күрә безнең өчен иң кыен һәм алгарышлы, технологик яктан катлаулы тәҗрибәнең уңышлы гамәлгә ашырылуы әһәмиятле. Чыннан да, бүген без бизнес белән хакимият арасындагы мөнәсәбәтләрне санлы өлкәгә чыгарабыз, димәк, тәҗрибә ничек уза, аның нинди уңай һәм тикәре яклары бар - "кайтма элемтәне" вакытында алу һәм законнарга тиешле төзәтмәләр кертү бик мөһим".
Борис Титов сүзләренчә, бу җитди технологик санлы тәҗрибә - ул бөтенләй күренмәгән бизнесларны легаль өлкәгә чыгара, икенче яктан - кече һәм эре предприятиеләр арасында үзара мөнәсәбәтләр өчен яңа мөмкинлекләр булдыра, чөнки яңа система аша чек язып бирергә мөмкин. "Әмма тәҗрибә, мөгаен, катлаулыдыр, чөнки ул без көткән функцияне - бүген "соры" яки "кара" өлкәдә эшли торган миллионлаган эшкуарларны массакүләм легальләштерүне - бик түбән дәрәҗәдә үти", - диде Россия Федерациясе Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил.
"Биредә эшкуарларны технологияләрне үзләштерүгә стимуллаштыру зарур, - дип саный Борис Титов. - Безгә кайтма элемтә кирәк".
Утырыш барышында эшкуарлар "Һөнәри керемгә салым" махсус салым режимын кертү буенча тәҗрибәне гамәлгә ашыру темасына тәкъдимнәр белән чыгыш ясады ( ILAR компаниясе генераль директоры Илдар Низамиев), үзмәшгульләрнең юридик затлар белән хезмәттәшлеген, банклар белән эшләгәндә үзмәшгуль эшкуарларның рискларын киметү мөмкинлекләрен тикшерде.
Шулай ук чит ил гражданнарын үзмәшгульләр сыйфатында теркәү турында мәсьәлә күтәрелде ("Султанат" рестораны генераль директоры Ирина Данилова).