Бүген Самарада "Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү, хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү буенча илкүләм проектларны эшләүдә һәм тормышка ашыруда төбәкләрнең роле" семинар-киңәшмәсе төгәлләнде. Ике көнлек чарада "Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы" АҖ генераль директоры Яков Геллер, "ТР Эшкуарллыкка ярдәм фонды" КО генераль директоры Айдар Салихов һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының конкуренцияне һәм эшкуарлыкны үстерүгә анализ бүлеге башлыгы Ильяс Галимов катнашты.
Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү буенча бердәм мәгълүмат системасы булдыру буенча республиканың эш тәҗрибәсе турында Яков Геллер сөйләде. КУЭ мәгълүмат порталы сәнәгый эксплуатациягә 2015 елның августында кертелгән иде. КУЭ порталындагы функцияләр заказчыларның ихтыяҗларын һәркем файдалана алырлык итеп бастырып чыгарудан, шулай ук потенциаль җиткерүчеләргә алар турындагы мәгълүматларны автомат рәвештә таратудан гыйбарәт. Мондый ресурслар нәтиҗәсендә Татарстанда КУЭ субъектлары вәкилләренең дәүләт заказында катнашу өлеше 2015 елдан башлап 2 мәртәбәдән күбрәккә артты.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте