Татарстанның 2011 елны барлык макроикътисади күрсәткечләр буенча уңай динамика белән тәмамлавы көтелә

2011 елның 26 декабре, дүшәмбе

Быел Татарстан икътисадына 360 млрд сумга якын инвестицияләр салынган. Бу күрсәткеч буенча үсеш, узган 2010 елга караганда, 5 проценттан артып китә. ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов белдергәнчә, агымдагы ел дәвамында чит илләрдән һәм ил эченнән инвестицияләр салу уңышлы алып барылган. Төп бәяләү критерие булып саналган - чит илләрдән туры инвестицияләр җәлеп итү буенча да үсеш бар. Министр бу хакта журналистларга бүген узып баручы 2011 ел йомгакларына багышланган очрашуда сөйләде. Мидхәт Шаһиәхмәтов 2011 елның дөнья икътисадындагы, евро зонасындагы катлаулы вазгыятьне исәпкә алганда гади булмаганын ассызыклап, шуңа карамастан, республика икътисады өчен уңышлы ел булуын искәртте.

Татарстанның 2011 елны барлык макроикътисади күрсәткечләр буенча уңай динамика белән тәмамлавы көтелә. Ел ахырына тулай төбәк продукты күләме 1 трлн 250 млрд сум тәшкил итәчәк. Ягъни узган ел күрсәткече, 4 процентка арттырып үтәлә. Сәнәгатьтә җитештерү күләме исә 5 процентка үскән. Республика предприятиеләре төяп озаткан продукция күләме 1 трлн 200 млрд сумнан артык. Мидхәт Шаһиәхмәтов тулай төбәк продуктында эшкәртү сәнәгатенең өлеше артуын аерым билгеләп үтте. Эшкәртү тармагының үсешенә нефть продуктлары, транспорт чаралары һәм җиһазлар җитештерү төп өлеш керткән.

“2010 елгы корылыктан соң авыл хуҗалыгы әкренләп аякка басып килә. 2011 ел әлеге тармак өчен уңышлы ел булды. Авыл хуҗалыгында җитештерү күләме 160 млрд сумнан артып китә”, - ди икътисад министры.

Төзелештә дә уңай тенденцияләр саклана. Ел нәтиҗәләре буенча, сафка бастырылган торак күләме 2010 елгы дәрәҗәне 17,9 процентка узып, 2 млн 390 мең кв. метр тәшкил итә. Ваклап сатуда товар әйләнешенең узган елга караганда 7,5 процентка үсеше кулланучыларда сорауның югары дәрәҗәдә саклануын дәлилли. Ел нәтиҗәләре буенча, республикада инфляция дәрәҗәсе 6 проценттан артыграк.

Икътисад үсеше фонында халыкның яшәү дәрәҗәсен һәм сыйфатын характерлаучы күрсәткечләр дә үскән. 2011 ел нәтиҗәләре буенча республикада хезмәт хакы үсеше 15 проценттан артыгракка, халыкның акча керемнәре 12 процентка үсәр дип көтелә.

Хезмәт базарына килгәндә, агымдагы ел ахырына рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 25,7 процентка кыскарып, 28 мең кешегә калырга тиеш. Бу эш көчендәге халыкның 1,36 процентын тәшкил итә.

Икътисадның барлык өлкәләрендә динамик үсеш Татарстанга күпчелек күрсәткечләр буенча ил төбәкләре арасында алдынгы урын биләргә ярдәм итә. Тулаем алганда, 2011 ел нәтиҗәләре республикага алга таба алгарышлы хәрәкәт итәргә булышачак, ди Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Министр алга таба дөнья икътисадындагы катлаулы хәлләрне, икътисади кризисның икенче дулкыны күзәтелү ихтималын күз уңында тотып эшләргә туры киләчәген кире какмады. “Болар турыдан-туры булмаса да, Россия, шул исәптән, республика икътисадына йогынты ясый, чөнки безнең предприятиеләр тышкы базарда актив эшли, читтән инвестицияләр җәлеп итә. Хәзер җитди бурыч - эчке инвестиция ресурсларын максималь мобилизацияләү, уңайлы инвестиция мохите тудыру, инвестиция ресурсларын ил эчендә үстерүгә зур игътибар бирү”, - ди министр. Аның сүзләренә караганда, шул шартларда ил дәрәҗәсендә дәүләт ярдәме, сәясәте безнең сәнәгатьне, икътисадны модернизацияләүгә, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүгә юнәлдерелергә тиеш. Республиканың 2012 елга социаль-икътисади үсеш фаразларына килгәндә, тулай төбәк продуктының үсеше -5, авыл хуҗалыгында җитештерү үсеше якынча - 3 процент булыр, сәнәгатьтә җитештерү индексы 106,2 процент булыр, инфляция үсеше быелгы белән чагыштырганда сизелерлек булмас дип фаразлана. “Катлаулы вазгыять туа калганда да, бүгенге запасы, предприятиеләрнең тотрыклы эшләве республикага 2012 елда яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә ярдәм итәргә тиеш”, дигән ышаныч белдерә ТР икътисад министры.

“Татар-информ”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International