Татарстан - Идел буе федераль округында инвестиция рискы минималь булган төбәк

2011 елның 21 декабре, чәршәмбе

“Эксперт РА” агентлыгы 2010-2011 елларда ил төбәкләренең инвестицияләр җәлеп итү сәләте буенча рейтинг әзерләде. Анда Татарстанның Идел буе федераль округында инвестиция рискы минималь булган төбәк икәнлеге искәртелә.

Төбәкләрнең инвестицияләр җәлеп итү сәләте ике параметр: инвестиция потенциалы һәм инвестиция рисклары буенча бәяләнгән. Беренчесе төбәкләрдәге инвестицияләр күләмен чагылдырса, икенчесе инвестор өчен төбәктәге проблемаларның масштабын сурәтли.

РФ Икътисади үсеш министрлыгының инвестиция сәясәте һәм шәхси-дәүләт партнерлыгын үстерү департаменты директоры Сергей Беляков: “Рейтинг, барыннан да элек, хакимият игътибар итәргә тиешле үзәк нокталарны күрсәтә. Аның ярдәмендә гамәлдәге мөмкинлекләр белән генә чикләнеп калмыйча, төбәкләрнең потенциалына да йөз тотарга кирәк, бу озак вакытлы стратегик планлаштыру өчен кирәк”, дип белдерә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International