Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасында конкуренция проблемалары буенча кире элемтә каналы гамәлгә ашырылды

2017 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 5 сентябрендә 1738нче-р (алда – Стандарт) карары белән расланган Россия Федерациясе субъектларында конкуренция үсеше стандартын гамәлгә ашыру кысасында, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында  (Министрлык) даими нигездә товарлар, эшләр, хезмәтләр базарларында проблемалы мәсьәләләр буенча мәгълүмат җыю буенча эш алып барыла.

Сезнең фикер буенча конкуренцияне үстерергә кирәк булган товарлар базары буенча тәкъдимнәр «кайнар линия» телефонына (843) 524-91-59 _һәм электрон адрес буенча кабул ителә: konkur.mert@tatar.ru. Шулай ук өлкә эш төркемнәре эшчәнлеген оештыру максатыннан  конкуренция үсешенә ярдәм итү буенча Татарстан Республикасы  Президенты Комиссиясе эшчәнлеге кысасында эшләп бетерү таләп ителгән конкуренция үсеше сорауларын җибәрүне сорыйбыз.

Болардан тыш, Министрлык сайтында эшмәкәрләр һәм кулланучылар өчен аноним онлайн-сораштыру формасы урнаштырылган. Сезнең 2017-2018 елларда конкурентлык тирәлеге торышын яхшырту кирәк булган Татарстан Республикасы тоаварлар, эшләр, хезмәтләр базарын ачыклау максатыннан әлеге сораштыруны узарга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International