Татарстан Региональ экспорт стандартын үзләштерү өчен пилот регионнары исемлегенә кертелде

2017 елның 14 июле, җомга

Россия экспорт үзәге  Региональ экспорт стандартын үзләштерү өчен пилот регионнары исемлеген төзеде һәм аларга керде: Татарстан Республикасы, Владимир, Волгоград, Калининград, Курган, Ленинград, Новгород, Новосибирск, Пенза, Псков, Рязань, Свердловск, Чиләбе, Ульяновск өлкәләре, Башкортостан Республикасы, Крым, Пермь, Ставрополь, Хабаровск крайлары, Удмуртия Республикасы.

Стандартны сынап карауның төп бурычы  – Россия Федерациясенең барлык субъектлары өчен гадел булган Стандарт документларын корректлаучы репрезентатив выборка булдыру.

Шуңа күрә дә инде РЭЦ барлык федераль округлардан төрле экспорт потенциаллы регионарны сайлап алды.

Региональ экспорт стандартының глобаль максаты – региональ властьнең компанияләрнең экспорт эшчәнлеген стимуллагштыру мөмкинлеген биргән чаралар комплексын ныгыту һәм шулай ук экспортны яклауның нәтиҗәле инфраструктурасын булдыру.

Стандартта күрсәтелгәннәргә ярашлы рәвештә Россия Федерациясе субъекты өчен чимал булмаган экспортны диверсификацияләү (бер өлкәнең иң күп өлеше) 40 %ка кадәр тәшкил итә, поставкалар географиясен киңәтү (экспорт илләре саны) – 25 илдән дә ким түгел – бу шулай ук Россия Федерациясе субъекты өчен күрсәткеч. Проект регион-катнашучысында кече һәм урта компания-экспортерлар санының еллык артымы  –  5%тан ким түгел

2017 ел ахырында РЭЦ нәтиҗә ясаячак, анализлаячак һәм Стандартка тиешле корректировкаларны кертәчәк.

Актуальләштерелгән  документ җәмәгатьчелек каравына чыгарылып, алдагы этап кысасында билгеләнгән срокта – 2018 елның декабренә кадәр  үзләштереләчәк.

Россия экспорт үзәге компанияләр төркеме башлыгы Петр Фрадков игълан итүенчә,  «Региональ экспорт стандартын үзләштерү аның күләмен даими арттыру юлы белән эзлекле эш алып баруны күздә тота. Без Россия Федерациясенең пилот субъектларына зур өмет багълыйбыз. Регион-катнашучылар практикасы региональ экспорт тирәлеген булдыру буенча юнәлешләрне оптимальләштерергә, Стандартның инструментларын бергә эшләп бетерергә мөмкинлек бирәчәк. Мөгаен  пилот регионнар без эшләгән системага өстәмә элементлар һәм механизмнар кертүне тәкъдим итәр. Мәсәлән, Региональ экспорт үзәгендә аерым инструмент сыйфатында хезмәтләр экспортын бүлеп бирү булды инде, шулай ук «пилотлар» дәүләт-шәхси партнерлыкка акцент ясауны тәкъдим итә. Регионнар боларның барысына да әзер, бу көчләрне берләштереп без югары нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International