Татарстан Республикасы 2016 елда конкуренция үсешенә ярдәм итү буенча регион башлыклары рейтингында 1нче урынны алды

2017 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Президентыны 2012 елның 10 сентябрендәге «Эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару өчен уңайлы шартлар тудыру өчен Россия Федерациясе субьектларының югары вазифадагы затлары (7дәүләт властенең югары башкарма органнары җитәкчеләре) башкарма власть югары органнары җитәкчеләренең э шчәнлегенең нәтиҗәсен бәяләү турында» 1276нчы Указына ярашлы рәвештә эшмәкәрлек эшчәнлеген алып бару өчен уңайлы шартлар тудыру өчен башкарма власть федераль органнары җитәкчеләре эшчәнлеген бәяләү өчен юнәлешләр исемлегенә кертелә.

Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитика үзәге тарафыннан ел саен конкуренция үсешенә ярдәм дәрәҗәсе.буенча башлыклар рейтингы төзелә.

Бүген, 29 июньдә, Мәскәүдә «2016 елда конкуренция үсеше стандартын кертү нәтиҗәләре» семинары кысасында Аналитика үзәге нәтиҗәләрне бастырып чыгарды–  Татарстан Республикасы  2016 ел нәтиҗәләре буенча рейтингта 1нче урынны алды.

Рейтингның беренче  бишлегенә керделәр: 2нче урын – Омск өлкәсе,  3нче урын – Воронеж өлкәсе , 4нче урын– Мәскәү өлкәсе, 5нче урын– Чувашия  Республикасы.

Бәяләү ике күрсәткеч нигезендә төзелгән– Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 5сентябрендәге 1738 нче-р күрсәтмәсе белән расланган Россия Федерациясе субьектларында конкуренция үсеше стандартларын гамәлгә ашыру һәм Россия Федерациясе субьектының югары ваңифадагы заты раслаган Россия Федерациясе субьектында конкуренция үсешенә ярдәм итү буенча  («юл картасы») чаралары планында расланган контроль күрсәткечләренә ирешү.

Семинарда Татарстан Республикасында табигый монополияләр субьектлары инвестицион проектлары технологик һәм бәяләү аудитлары Стандартын гамәлгә ашыру кысасында үзләштерү мехпнизмнары турында доклад белән Татарстан Республикасы Икьтисад министрлыгының конкуренция үсеше бүлеге җиткчесе Ильяс Галимов чыгыш ясады.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында Стандарт 2014 елдан үзләштерелә.

2014 елның 6 маендагы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 799нчы-р күрсәтмәсе белән конкуренция үсешенә ярдәм итү буенча Татарстан Республикасы башкарма власть органының вәкаләтле органы итеп Министрлык билгеләнгән.

Татарстан Республикасында конкуренция үсешенә ярдәм өлкәсендә Министрлыкның төп бурычлары булып тора:

- региональ һәм муниципадь дәрәҗәләрдә базарлар үсеше потенциалын һәи икьтисад үсеше ноктасын гамәлгә ашыру;

- кулланучылар сайлау сыйфатын күтәрү;

- сәламәт һәм намуслы конкуренция өчен шартлар тудыру;

- административ барьерларны һәм базарда өстенлекле катнашучылар ягыннан басымны киметү;

- икьтисадта инновацияләрне стимуллаштыру һәм дәүләт секторын киметү;

Стандарт түбәндәге максаттан эшләнгән:

- икьтисад өлкәләрендә хуҗалык субьектлары арасында конкуренция үсеше өчен шартларның региональ спецификасын исәпкә алып төзү максатыннан башкарма власть федераль органнарының территориаль органнары һәм җирле үзидарә органнары, Россия Федерациясе субьектлары башкарма власть органнары эшчәнлегенә системалы һәм бертөрле карауны билгеләү;

- товарлар, эшләр, хезмәтләр кулланучылары ихтыяҗында һәм шулай ук.    эшмәкәрлек эшчәнлеге субьектларының, гражданнар һәм җәмгыять исәбеннән конкуренция үсеше буенча нәтиҗәле чараларны гамәлгә ашыру өлешенә Россия Фелерациясе субьектларының башкарма власть органнары. эшенең үтәкүренмәлелеген будыруга ярдәм итү;

- фәнни-техник һәм кеше потенциалын кертеп, Россия Федерациясе икьтисады үсеше потенциалын ачыклау;

- кече һәм урта эшмәкәрлек субьектларын үстерү, яклау һәм саклау өчен һәм шулай ук административ барьерларны юкка чыгару, стимуллар тудыру өчен шартлар тудыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International