Республика эшмәкәрләрен «Сәламәтлек саклау, медицина техникасы һәм дару препаратлары» Халыкара күргәзмәсенә чакырабыз

2017 елның 27 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенең  « Татарстан Республикасы эщмәкәрләрен яклау фонды» НО   Татарстан Республикасы экспортка юнәлтелгән  кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләрен 2017 елның 4еннән 8 декабрьгә кадәр Мәскәүдә булачак «Сәламәтлек саклау, медицина техникасы һәм дару препаратлары» 27нче Халыкара күргәзмәсендә катнашырга чакыра.

«Сәламәтлек саклау» –  Россиядә иң зур һәм танылган медицина җиһазлары, медицина билгеләнешендәге  расход  материаллары һәм  товарлар күргәзмәсе.  2006 елда  «Сәламәтлек саклау» күргәзмәсе сәламәтлек саклау өлкәсендә милли проектларны гамәлгә ашыру буенча мөһим бурычларны хәл итү  механизмнарының берсе булып хезмәт иткән  «Россия сәламәтлек саклау атнасы» Халыкара фәнни-практик форум составына керде.

Күргәзмә тематикасы:

1. Медицина техникасы, җиһазлар һәм диагностика

2. Инновацион  медицина технологияләре

3. Беренчел медицина ярдәме

4. Лаборатор медицина (тест-системалар, лаборатор җиһазлар, лаборатор диагностика, лаборатор мебель)

5. Расход материаллары, тегү материаллары, медицина киемнәре, карау һәм гигиена әйберләре

6. Дәваханәләрне, табиб кабинетларын, дәвалау учреждениеләрен, шифаханәләрне проектлау һәм комплекслы җиһазлау. Стериль әйберләрне чистарту,   дезинфекцияләү, стерильләштерү һәм саклау җиһазлары.

7. Медицина мебеле.

8. Медицинада заманча  информацион технологияләр.

9. Ана һәм бала сәламәтлеге. Заманча технологияләр

10. Стоматология

11. Медицина фәнни-тикшеренү, уку йортлары. Квалификацияне күтәрү. Махсус әдәбият, медицина басмаларының  электрон версияләре.

Күргәзмәдә  Татарстан Республикасының бердәм экспозициясе күрсәтеләчәк  Татарстан Республкасы экспортны яклау үзәге  республика эшмәкәрләренә үз продукцияләрен күргәзмәдә  бердәм экспозиция кысасында күрсәтергә тәкъдим итә.

Катнашырга теләгән эшмәкәрләргә урыннарның чикләнгән булуын исәпкә алып, эшмәкәрләргә 2017 елның 1 августына кадәр нинди карар кабул итүләре турында ТР экспортны яклау үзәгенә  (843) 524-76-70 телефоны аша яисә түбәндәге электрон почтага хәбәр итүләре сорала:  tatexport@yandex.ru.

 Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге кече һәм урта эшмәкәрлек  субъектларының төрле форматтагы Халыкара күргәзмәләрдә катнашуын оештыра, эшмәкәрләргә үз продукцияләрен чит ил базарларына чыгарырга һәм  потенциаль партнерлар табуда булыша. ТР экспортны яклау үзәге хезмәтләре турында тулырак мәгълүматны сайтта алырга була http://export-rt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International