Артём Здунов АГЗРТны 20еллыгы белән котлады

2017 елның 12 мае, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Татарстан Республикасы дәүләт заказы, инвестиция эшчәнлеге һәм регионара элемтә агентлыгы» ДУП оешуның 20 еллыгы уңаеннан предприятие коллективын бүләкләүләр булды. Татарстан Республикасы дәүләт закупкалары системасын камилләштерү буенча уңышлы эше өчен  Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здунов һәм Агентлыкның генераль директоры  Яков Геллер коллектив хезмәткәрләренә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Искәртеп узабыз, «Татарстан Республикасы дәүләт заказы, инвестиция эшчәнлеге һәм регионара элемтә агентлыгы» ДУП   Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1997 елның  29 апрелендәге 359нчы карарына ярашлы төзелгән. Агентлыкның 20 ел дәвамында төп эшчәнлеге республика дәүләт закупкаларына, аларны үтәкүренмәлелек белән тәэмин итүгә һәм кече һәм урта эшмәкәрлекне базарга чыгаруга бәйле.

Агентлык төрле программалар – торак фондына капремонт, мәгариф учреждениеләренә капремонт һәм башкаларны гамәлгә ашырганда кулланылган продукцияне сатып алуга килешү турында белешмәне керткән   Татарстан Республикасы электрон товар-информацион системасын  (ЭТИС РТ) эшләгән.  Системага салынган механизмнар финансларны тагын да экономиялерәк тотарга мөмкинлек бирә.

Хәзерге вакытта Агентлык шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлекне яклау, шул исәптән  smb.tattis.ru кече һәм урта бизнесның информацион порталын  озатып бару, продукциянең электрон каталогы, шулай ук МСП субъектлары поставкалары мониторингы белән шөгыльләнә.

Татарстан Республикасында электрон коммерция үсеше, заказчылар көйләгән оешмаларның хуҗалык эшчәнлеге барышында ясалган закупкалар һәм сатулар системасын алда үстерү максатыннан чыгып,  Агентлык яңа  автоматлаштырылган система концепциясен эшләде - «Татарстан Республикасы Биржа мәйданчыгы». Хәзерге вакытта ресурс тотрыклы эшли.

«Татарстан Республикасы дәүләт заказы, инвестиция эшчәнлеге һәм регионара элемтә агентлыгы»  ДУП коллективын оешуларының 20 еллыгы белән котлыйбыз һәм  Татарстан Республикасы дәүләт закупкалары  системасын камилләштерү буенча уңышлы эшне дәвам итүләре  белән котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International