СИА гендиректоры: Россиядә Социаль эшкуарлыкка ярдәм фонды барлыкка киләчәк

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) генераль директоры Светлана Чупшева Россиядә Социаль эшкуарлыкка ярдәм фонды булдыру турында тәкъдим белән чыгыш ясады һәм, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин бу идеяне хуплады.  Якын киләчәктә концепция бу тема буенча эшләүче барлык экспертлар бергәлеге, үсеш институты белән килештереләчәк һәм киң аудитория өчен тәкъдим ителәчәк.

СИА башлыгы билгеләп узганча, бу фондның төп роле иң яхшы тәҗрибәләрне, мәгариф программаларын тиражлаудан, акселерация программалары модельләрен ясаудан, шулай ук стартта, асылы буенча проектларны инвестицияләрне җәлеп итүгә җиткерүдә булыша торган тьюторларны әзерләүдән гыйбарәт булачак. Фонд финансларны җәлеп итү буенча үсеш институтлары белән хезмәттәшлек итүдә булышачак, шулай ук социаль өлкәдә стартапларны венчурлы финанслауда фонд турыдан-туры үзе ярдәм күрсәтәчәк.

Светлана Чупшева өстәп әйткәнчә, Россиядә социаль эшкуарлыкны үстерүдә лидерлыкка чыккан "беренче төбәкләр" пулы формалашкан инде, алар моңа бик зур игътибар бирәләр, инфраструктура ясыйлар. Бу төбәкләр беренчеләрдән булып үзләрендә социаль өлкәгә дәүләтнеке булмаган сектор үтемлелеге буенча төбәк юл карталарын кабул иткәннәр.

Социаль эшкуарлыкны үстерү темасы шулай ук "Социаль өлкәдә эшкуарлыкны һәм инновацияләрне үстерү инфраструктурасы" сессиясе кысаларында Петербургның халыкара икътисад форумында (ПХИФ) да телгә алыначак. Экспертлар социаль эшкуарлык турында аерым закон әзерләүдә һәм кабул итүдә зарурлык барлыкка килгәнме-юкмы, гамәлдәге инфраструктура социаль сферада эшкуарлыкка һәм инновацияләргә ярдәм итү һәм аларны үстерү буенча килеп туган ихтыяҗларга җавап бирәме-юкмы, яңа проектларга мәгълүмати ярдәмне ни рәвешле тәэмин итәргә дигән сорауларга җавап бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International