РФ Дәүләт Думасына 0ЦП төзү, куллану һәм бирү буенча кагыйдәне бозган өчен җаваплылык билгеләгән закон проекты кертелде

2017 елның 28 апреле, җомга

 «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексына үзгәрешләр кертү турында» ярашлы федераль закон проекты Россия Минкомэлемтәсе тарафыннан әзерләнгән.

Россия Минкомэлемтә мәгълүматлары –  «Электрон формада дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү өчен информацион-технологик аралашу информацион системасын тәэмин итә торган инфраструтурада идентификациянең һәм аутентификациянең бердәм системасы» (ЕСИА) федераль дәүләт информацион системасы операторы мәгълүматлары буенча гади электрон имза ачкычын  ясау, куллану һәм бирү кагыйдәләрен бозуларның артуы күзәтелә. Бу гражданнар персональ мәгълүматларының контрольсез таралуына, гражданнар исеменнән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр алуга өченче затларның санкцияләнмәгән керүенә китерүе мөмкин. Закон проекты белән мондый хокук бозулар өчен административ җаваплылык билгеләү тәкъдим ителә.

Административ җаваплылык законнарга ярашлы рәвештә гади электрон имза ачкычы ясау (алмаштыру) һәм бирү хокукына ия булган органнарга һәм оешмаларга, шул исәптән вазифадагы затларга каралачак.

Җаваплылык карала:

- гади электрон имза ачкычы конфиденциальлеге бозылганда;

- гади электрон имза биргәндә мөрәҗәгать итүченең шәхесен ачыклау буенча таләпләр үтәлмәгәндә;

- гади электрон имзаны мөрәҗәгать итүченең ярашлы гаризасы булмаганда биргәндә;

-  ЕСИАга ялган белешмәләр керткәндә;

- гади электрон имза ачкычы ясаган (алмаштырган) һәм биргән өчен түләү алганда;

- ачкыч ясау (алмаштыру) һәм (яисә) бирү вәкаләте булмаган зат тарафыннан башкарылганда.

Шулай ук административ җаваплылык ЕСИА кулланып дәүләт һәм муниципаль информация системаларында урнаштырылган мәгълүматка кулланучыларның кагыйдә бозып кергәндә (Хөкүмәтнең 2013 елның 10 июлендәге 584нче карары белән расланган), шулай ук информацион системага аны тоташтыру процессы бозылганда, административ җаваплылык куллану тәкъдим ителә.

Закон проектын кабул итү гади электрон имза ачкычын яклау буенча өстәмә чараларны гамәлгә ашырырга, шулай ук кулланучыларга  дәүләт һәм муниципаль информацион системаларда урнаштырылган информацияләргә керү мөмкинлеген бирәчәк.

Закон проекты 2017 елның 13 апрелендә Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында каралды һәм расланды.

Закон проекты белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасының рәсми сайтында танышырга була: http://asozd2.duma.gov.ru/main.nsf/%28SpravkaNew%29?OpenAgent&RN=157234-7&02

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International